Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

"Безнең гәҗит" басмасы журналисты Эльвира Фатыйхова редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән укучылар янына барып, аларның проблемнарын чишүдә ярдәм итәргә тырышкан.


“Безнең гәҗит”нең “Тормыш сулышы” сәхифәсендә Кама Тамагы Олы Кариле авылында яшәүче ике күршенең җир бүлешүе турында язылган. Бу авылда яшәүче Ирина исемле ханым редакциягә шалтыратып, үзенең проблемасын сөйли һәм газет хезмәткәрләрен үзләренә чакыра.

Баз – синеке, җире минеке!

“Күршеләр күрәләтә җиребезне үзләренә тартып ала, авыл җирлеге алар яклы. Җирне үлчәтергә теләп, районга гына 7-8 тапкыр бардык инде, безгә килергә вакытлары юк. Инде үлчәтергә дип сөйләштек һәм авыл җирлеге рәисенең дә бу вакыйгада катнашуын сорадык. Безнең җиргә күпмегә керүләрен күрсен өчен. Алайса, һаман без гаепле.

Тик җир үлчәүчеләр белән билгеле бер көнгә килешеп була, ә авыл җирлеге рәисе белән юк. Ул үз авылындагы җир үлчәү вакыйгасында катнашсын өчен, язма рәвештә, бер ай алдан аңа «уведомление» язып кертергә кирәк икән. Менә шулай әнием белән бергә тегендә-монда сугылып йөрибез. Икесе дә бер вакытта булырлык итеп вакытны туры китереп булмый. Инде нишләргә дә белмибез. Килеп үзегез күреп китегез әле”, дип зарлана Ирина ханым.

Журналист Эльвира Фатыйхова, ханымның шулкадәр өзгәләнеп сөйләвеннән соң, Кама Тамагына бармыйча булдыра алмый. Кәүсәрия Зиннәтуллина һәм Нурия Хәйретдинованың үзара җир бүлешү тарихы мондыйрак:

“Кәүсәрия апа Зиннәтуллина – Иринаның әнисе. Ул биредәге йортны инде 1989 елда ук 2028 сумга сатып алган. Шуны раслаучы квитанция кәгазе әле дә тора, үзем күрдем. Моңа кадәр ул, яшьлегендә үк күчеп китеп, Кыргызстанда гомер иткән. Гомер көзендә исә, нәсел нигезе урнашкан, ата-бабалар яшәгән җиргә кайтып төпләнергә карар кылган. Бу җир аларга нәсел җепләре тоташкан урын буларак кыйммәт.

Кайткан, зур авырлык белән җирне сатып алган. Чөнки алар моннан күчеп киткәч, биредә ветеринар станция ясыйлар һәм җир дә хөкүмәтнеке булып кала. Әнә шул станция булган вакытта ук бер як күршеләр ике метрдан артык җиргә кереп, йорт салып куя. Шул йорт кырыеннан ук койма тотыла.

Соңрак исә мунчаны бөтенләй шул ветеринар станция җиренә үк салып куялар. Кәүсәрия апа һәм аның кызы Ирина әллә кайчангы җирләрне кайтару өчен түгел (чөнки анда инде йорт һәм күрше якның каралты-курасы утыра – авт.), әле күптән түгел генә үзләштерелгәнен белсә дә, әлеге баз җирен кайтару өчен җан тартыша. Судта отып, мунчаны үз бакчаларыннан алдыртканнар инде. Хәзер баз кала. Ләкин ул кем җирендә?! Ике як күрше дә баз астындагы җирне үзенеке дип саный”.

Җитәкчеләр вәгъдәсен онытканмы?

Газетның “Әйтер сүзем бар” сәхифәсендә дә Эльвира Фатыйхова мәкаләсе урын алган. Бу юлы ул Буа районыннан килгән хат эзеннән чыгып киткән.

Буа районында яшәүче Мөнәвәрә әби үзенең зарларын язып, редакциягә хат яза һәм үз проблемасын тиешле җитәкчеләргә җиткерүен сорый.

“Безнең гәҗит” газетасын күптәннән алдырам, һәр атнаны көтеп алам, яратып укыйм. Бик эчтәлекле, әйбәт газета чыгарасыз, рәхмәт. Шуңа күрә, үземнең зарым белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Язуымның төп сәбәбе менә нәрсәдә – мин сугыш ветераны, тыловик. Ирем Бөек Ватан сугышында катнашып, төрле җәрәхәтләр алып кайтты да, монда вафат булды. Мин тол калдым.

Безнең кебек тол хатыннарга, сугышта катнашучыларга, инвалидларга хөкүмәтебез фатир бирү, торак белән тәэмин итү турында закон чыгарды. Шушы закон нигезендә, күпләребез фатирлы булды, Путинга рәхмәт әйтеп, бөтен уңайлыклары булган фатирларда яшәп яталар.

Мин дә шулар исемлегенә кердем. Быелның 18 февралендә бөтен документларымны җыеп, башкарма комитетка тапшырдым. «Без аларны Казанга җибәрәбез, бер айдан кайтырга тиеш, кайткач хәбәр итәрбез», – дип ышандырып җибәрделәр.

Апрель аенда Премьер-министр Путин, үзебезнең Президент Миңнеханов та бу закон буенча фатир тиешле кешеләрнең барысы да 9 Майга кадәр фатирлы булачак, дип вәгъдә итте. Ике бәйрәм бергә була икән, дип бик шатланган идек. Ләкин 9 Май да үтеп китте, аннан соң инде ике айдан артык вакыт узды. Үле тынлык – бер хәбәр юк.

Мин – 87 яшьлек карчык, исән чакта яңа торак алып, рәхәт күреп калырмын, дигән идем, булмый, ахры, инде. Шушы язганнардан чыгып, безнең зарны тиешле җитәкчеләргә җиткермәссезме икән, дип өметләнеп калам. Бәлки, алар онытканнардыр?!”, дип яза Буада яшәүче Мөнәвәрә әби.

Карчыкның әлеге мәсьәләсе буенча журналист Буа шәһәре башкарма комитетына кереп, фатирның кайчан биреләчәген белешкән. Әмма Мөнәвәрә әбинең яңа фатирга кайчан күчүе турында төгәл җавап бирүче булмаган.

“Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Анатолий кызы Зайцева бу мәсьәләне хәтерли булып чыкты.

“Мөнәвәрә Шәйхуллина фатирга мохтаҗ ветераннар исемлегендә исәптә тора. Ул әле бу ел башында гына исәпкә баскан. Аның кулында шуны раслаучы хат та бар. Соңгы тапкыр килгән субсидия узган елның сентябрь аена кадәр фатир алырга чиратка баскан ветераннарга гына бирелде. Хәтта 2010 елның октябрь аенда чиратка басучылар да фатир алмады әле.

Бу бит федераль акча. Ул бездән тормый. Менә июнь аеннан башлап һәр айны билгеле бер күләмдә акча бүленеп биреләчәк, диделәр инде. Соңгы тапкыр июнь аенда акча күчерделәр. Чират буенча Мөнәвәрә апа да, һичшиксез, үзенә тиешлесен алыр дип уйлыйбыз. Чөнки бу федераль программа һәм финанслау барыбер булачак. Димәк, чират та кайчандыр җитәчәк. 2005 елга кадәр фатирга мохтаҗлар исемлегенә кергәннәрнең барысы да фатирлы булды инде – менә монысын ышанып әйтә алам”, дип җавап биргән журналистка Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Зайцева.
XS
SM
MD
LG