Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалган август җитте


АКШ һәм Европага дефолт куркынычы яный, моның аркасында барлык инвесторлар да дер калтырап тора, алар Русия кебек тотрыксыз илләрдән эшләрен тәмамламыйча да качып бетәргә мөмкин. Август җитү белән Русиянең үзенең дә күп кенә проблемнары чыгуы ихтимал.

Җәйнең соңгы ае Русия календарында иң куркынычы дип санала. Барысы да ял иткән чакта, гөнаһ шомлыгына, бу вакытта төрле казалар, терактлар була. Инвесторлар да Русиядәге август каргалган дип саный. АКШ белән Европа дефолттан курка, ә Русия быел тагын нинди казалар башка төшәр дип борчыла.

Август ае терактлар булуы, урманнарда янгын чыгуы, сәяси мәйданда зур үзгәрешләр белән аерылып тора. Мәсәлән, 1998 елда Русиядә дефолт булды, шушы ук айда Явыз Иван да туган.

Русиядә августта төрле һәлакәтләр булуы чит ил эшкуарларын куркыта. Узган елның җәе Мәскәү эшмәкәрләрен дә шомлыкка салды, алар да эсселектән интекте. Торф сазлыклары яну сәбәпле, башкала төтен эчендә утырды, бу кешеләрнең күпләп үлеменә китерде. Мөмкинлекләре булганнар читкә чыгып китү ягын карады.

Инвесторлар бизнеслары өчен кайгыра, ә ING төркеме стратегы Крис Уифер аларны "казалар булырга мөмкин айда керем югалыр дип артык борчылырга кирәкми" дип тынычландыра.

“Август аенда булган вакыйгалар, чынында, бервакытта да хиссә (акция) базарына тәэсир итмәде. Шулай да юнәлешләрне билгеләп була, мәсәлән, Путинның хакимияткә килергә мөмкинлеге ерак киләчәктә авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәләрендә эш алып барыр өчен катализатор булып тора”, ди Уифер.

Уифер үрнәк итеп 2003 елның августында ТНК-ВР нефть компаниясен оештыруны искә төшерә. Бу нефть компаниясе баштарак тулаем икътисадка берничек тә тәэсир ясамады, ләкин ул мөһим булып саналган сәнәгать өлкәләренә инвесторларның акчаларын кертү тәртибен үзгәртте, ә бу үз чиратында чит ил компанияләренә инвестицияләр кертүләренә яңа киртәләр тудырды. 2009 елда эре су электростанциядә шартлау булды, моның аркасында аның хиссәләре дә төште. Начар күренеш, ләкин бу Русиянең инфраструктурасының сыйфаты турында зур бәхәсләр тудырды. Моның нәтиҗәсендә Медведев модернизацияләү программасын башлады. Узган елның корылыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитди реформалар уздырырга кирәклеге мәсьәләсе күтәрелде. "Бер яманның, бер яхшысы", ди Уифер.

2008 елда Грузия һәм Русия арасында низаг чыгу аркасында фонд базары 14 %ка төште. Ләкин Крис Уифер сүзләренчә, Русия банкларына Грузия белән Русия арасындагы сугыш түгел, ә Уолл-стрит банкларында чыккан проблемалар, нефтькә бәяләр төшүе нык тәсир итте.


Элек август аенда булган һәлакәтләр:

1914 ел – Русия Беренче Дөнья сугышында катнаша башлый.
1939 ел – Молотов-Риббентроп пакты имзалана. Бу Германиягә Польшага һөҗүм ясау һәм Советлар Берлеге белән аны үзара бүлү мөмкинлеген бирә.
1945 ел – Русия Япониягә каршы сугыш игълан итә.
1968 ел – Чехословакиягә советлар җитәкчелегендәге гаскәр бәреп керә.
1991 ел – Михаил Горбачевны урыныннан алу максатыннан фетнә оештырыла.
1996 ел – Чечняда беренче сугыш тәмамлана.
1998 ел – Русиядә дефолт.
1999 ел – Чечняда икенче сугыш башлана.
2000 ел – “Курск” суасты көймәсе бата.
2002 ел – Мәскәү өлкәсендә урман һәм торф сазлыклары яна.
2003 ел – Төньяк Осетиядә хәрби госпитальгә һөҗүм.
2004 ел – Мәскәү метросы янында автомобильгә куелган бомба шартлый. Төньяк Кавказдан дип фаразланган ике хатын ике пассажир очкычын шартлата. 1 сентябрьдә Бесланда мәктәпкә һөҗүм ясала.
2005 ел – Русиядә кош гриппы авыруы тарала.
2006 ел – Русия-Украина чигендә Пулково авиаюллар очкычы һәлакәте була.
2007 ел – Мәскәү–Петербур поезды шартлатыла. Русия Төньяк Боз океаны төбендә дәүләт байрагын урнаштыра, бу сәбәпле Арктика һәм андагы җир асты казылмалары тирәсендә гауга куба.
2008 ел – Русия белән Грузия арасында сугыш башлана.
2009 ел – Саян-Шуш электростанциясендә шартлау. Төньяк Кавказ сугышчылары Назрань шәһәренә һөҗүм итә.
2010 ел – Русиядә эсселек, моның аркасында авыл хуҗалыгы зур зыян күрә, игенне экспортка чыгаруга беръеллык чикләү кертелә. Мәскәү тирәсендә урманнар, торф сазлыклары яна, башкала төтен эчендә кала.
XS
SM
MD
LG