Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово төньягында серблар юллар ябуны дәвам итә


Косово төньягында милләте белән серблар булган бер төркем җирле халык Сербия чигендә булган ике тикшерү пунктына баручы юлны ябуын дәвам итә.

Халык бу тикшерү пунктының яңадан гамәлгә керүен, ләкин анда серблар гына эшләвен таләп итә.
Хәзер тикшереп уздыру пункты ябык, бу атнада Косово полициясе белән җирле серблар арасында чыккан каршылык нәтиҗәсендә бер хокук саклаучы үтерелгәч, әлеге районда НАТО тынычлык саклау көчләре урнаштырылды.

Бу Косово бәйсезлеге игълан ителгәннән соң, киеренкелек тудыручы иң яңгырашлы хәл буларак бәяләнә. Сербия рәсмиләре Косово бәйсезлеген танымый.

Бүген Сербия парламенты мәсәләне тыныч юл белән хәл итүгә чакырган резолюция кабул итте.
XS
SM
MD
LG