Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Триумфальная мәйданына өстәмә полиция көчләре җибәрелгән


Мәскәүдә оппозициянең Конституциянең җыеннар иреклеге турындагы 31нче маддәсен яклап узачак Триумфальная мәйданына өстәмә полиция көчләре җибәрелгән.

Мәйданның кырыйлары буйлап киртәләр куелган. Аның янындагы урамда полиция вәкилләре белән 20 автобус тора.

Хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителмәгән чараны оештыручыларның берсе Эдуард Лимонов безнең радиога хәбәр итүенчә, митингны утырып уздырырга карар кылганнар.

Җыеннар иреклеген яклаган чараны Русиянең башка төбәкләрендә дә үткәрү күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG