Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Либиянең Бенгази шәһәрендә дүрт гыйсьянчы үлгән



Либиянең Бенгази шәһәрендә якшәмбегә каршы төндә Мөәммәр Каддафи тарафдарлары белән бәрелештә дүрт гыйсьянчы үлгән.

Бу хакта Бенгазины контрольдә тотучы гыйсьянчылар вәкиле әйтте. Шулай ук Мәхмүт Шамман атышларның берничә сәгать дәвам итүен өстәде.

Оппозиция тарафыннан бу атнада Бенгази төрмәсеннән качуны оештырган дип шикләнелгән 30дан артык кеше тоткарланган.

Шулай ук бу атнада, атнакич Бенгазида гыйсьянчыларның хәрби башлыгы Габдел Фәттах Юнис үтерелгән иде. Аның үлеменең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.

XS
SM
MD
LG