Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Төркиядә хәрби җитәкчелекне билгеләү өчен сөйләшүләр бара


Рәҗәп Эрдоган

Рәҗәп Эрдоган

Төркиядә сәясәтчеләр һәм хәрби түрәләр хәрби көчләр һәм гаскәр башлыкларын яңаларны билгеләү өчен сөйләшүләр башлады. Узган җомга көнне дүрт хәрби җитәкче эштән китте.

Сөйләшүләр Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган рәислегендә бара һәм дүрт көн дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә.

Җомга көнне Төркия хәрби көчләр башлыгы Ышик Кошанер, шулай ук хәрби диңгез, һава һәм җир өсте гаскәрләре башлыклары, дистәләрчә генералның дәүләткә каршы фетнәндә гаепләнеп, кулга алынуына ризасызлык күрсәтеп, үзләренең эштән китүен белдерде.

Белгечләр, дүрт генералның карары, сивил дәүләт тарафдарлары булган хәрбиләр һәм ислам кыйммәтләрен яклаган хөкүмәт арасында озакка сузылган каршылыклар нәтиҗәсендә кабул ителде, дип әйтә.

XS
SM
MD
LG