Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аттестация тәмам: аны 143 генерал уза алмады


Бүген Русиядә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең аттестациясе тәмамланды. Бу имтиханны барлыгы бер миллион чамасы кеше узды. Эчке эшләр министрлыгындагы үзәк идарәдә 350 югары дәрәҗәле хезмәткәрдән 21е аттестацияне уза алмаган.

“Полиция турында”гы канун нигезендә аттестацияне уңышлы узучы хокук саклаучыларга социаль өстенлекләр каралачак. Бу турыда аерым канун кабул ителүе көтелә. Мәсәлән, 2012 елдан полиция лейтенантының эш хакы 33 меңнән дә ким булмаска тиеш дип әйтәләр. Өстәмә түләүләр белән айлык эш хакы 42-45 меңгә кадәр дә җитәргә мөмкин.

Элек хокук саклау органнарда эшләп китүчеләргә пенсия дә артачак дип вәгъдә ителә. Барган реформалар шулай ук полиция хезмәткәрләренә торак мәсьәләләрен дә хәл итү мөмкинлеген бирәчәк.

Аттестация уза алмыйча эшеннән алынганнар да читкә этәрелмәячәк. Хезмәт итү вакытында хилафлыклары, җинаятьләре булмаган хезмәткәрләргә эшкә урнашырга ярдәм ителәчәк. Бу турыда Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әйтте. “Аттестацияне барысы да үтә алмый, бу көн кебек ачык. Кемнеңдер сәламәтлеге какшаган, яше дә туры килмәскә мөмкин, ләкин без китәргә мәҗбүр булган элеккеге хезмәттәшләребезне яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә тиеш. Бу безнең бурыч”, диде министр. Рәшит Нургалиев әйтүенчә, имтиханны үтә алмаган 20 мең хезмәткәр башка эшкә урнаштырылган. Моннан тыш, тагын эш белән тәэмин ителүгә чират торучылар 7,5 кешене тәшкил итә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратында бу мәшәкатьләр белән шөгыльләнгән махсус комиссия булдырылды. Аның белән министр урынбасары Сергей Герасимов җитәкчелек итә.

Казанда эшләүче, ләкин исемен әйтергә теләмәгән полиция хезмәткәре имтихан алуга җитәкчелек тә, гади хезмәткәрләр дә җитди карады дип саный. "Гадәттә, Русиядә барлык реформалар формаль рәвештә уза, ә бу очракта берсенә дә ташлама ясалмады, барлык таләпләр үтәлде, берсе дә аттестациядән кача алмады", ди ул.

“Аттестация әлегә тулысынча тәмамланмады, ул дәвам итә. Физик яктан әзерлекне тикшерделәр. Барлык нормативларны тапшырдым, уңышлы уздым. Юридик белемебез дә яңадан тикшерелде, чын-чынлап имтихан бирдек.

Хезмәттәшләрем берсе дә эшсез калмады, кыскартулар күзәтелмәде. Җитәкчелек тарафыннан “Эшсез калачаксыз” дип куркыту, басым ясау булмады. Гадәттә, Русиядә барлык реформалар күз буяу өчен эшләнә, ләкин бу аттестациягә барысы да җитди карады.

Һәр кеше өчен профессиональ яктан үсү мөһим. Кемдер моны бушны бушка аудару итеп кабул итте, ә бу аттестация минем өчен җиң сызганып эшләр өчен стимул булды.

Әлбәттә, реформалардан үзгәреш көтәбез, ләкин вәгъдәләр кәгазьдә генә калмасын иде. Полицейскийларга дәгъваләр күп, ләкин аларның күңел биреп эшләмәгәннәре дә аңлашыла. Эш хакларыбыз бик түбән. Әле кайчан гына аны арттырачаклар? Участоковыйларның һәркайсысына фатир бирелергә тиеш иде, ләкин бу фәрман гамәлдә түгел. Шуңа күрә кулга әле вәгъдә ителгән эш хакы бирелмичә бер ни әйтә алмыйм”, ди Казандагы полициянең бер вәкиле.

Полиция хезмәткәрләренең аттестациясе 1 июньдә үк төгәлләнергә тиеш иде, ләкин бу эшне тагын бер айга сузарга дип карар иттеләр. Русия президенты Дмитрий Медведев полиция органнарындагы реформаларының беренче этабында 183 мең кеше эшеннән кыскартылды дип әйтте, ләкин нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк. Эштән алынулар дәвам итәчәк һәм эшсез калучы полицияләрнең саны тагын 50 меңгә кадәр үсәргә мөмкин. Аттестация җилләре генералларга да кагылмый үтмәде. 340 генералдан 143е эшеннән колак какты.

Полиция сафларындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә Эчке эшләр министрлыгының составы 2012 елга 22%ка кыскартылырга тиеш. Тулаем полициядә 1 миллион 106 мең 472 кеше калачак.
XS
SM
MD
LG