Accessibility links

“Татар яшьләре көннәренең төп максаты – милләтне саклап калу”


Ләйсән Төхфәтуллина
Ләйсән Төхфәтуллина

31 июльдә быел 21нче тапкыр оештырылган Татар яшьләре көннәре тәмамланды. "Идел" яшьләр үзәгендә оештырылган чарада 5 илдән һәм Русиянең 30 төбәгеннән килгән 180 делегат катнашты.


"Идел" яшьләр үзәге директор вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхфәтуллина сүзләренчә, быелгы Татар яшьләре көннәре бик нәтиҗәле үткән.

Татар яшьләре көннәренең быелгысы “Татар яшьләре XXI гасырда” дигән шигар белән узган. Әлеге шигарне сайлау сәбәпләрен Ләйсән Төхфәтуллина быелгы очрашуның 21нчесе булуына бәйләп аңлата.

Татар яшьләре көннәре һәръел үткән елдагыларыннан кайсы да булса бер ягы белән аерылып тора, ди Төхфәтуллина. Шулай ук Татар яшьләре көннәренә килгән һәрбер яшь кешенең үз төбәгендә иң актив һәм тырыш кеше булуын ассызыклап үтте ул.

“Иң әүземнәре Удмуртия белән Самардан булды”

Быелгы чарада яшьләрнең күп килүе бик куанылы хәл булган. Алар арасыннан Удмуртия һәм Самар татар яшьләре бик актив булды, бар эшне алар башлап йөрде, ди Идел яшьләр үзәге җитәкчесе.

Чарада катнашучылар Казан һәм Болгарны да сәфәр кылган. Аннан соң оештыру комитеты составында Камал театры артистлары: Фирдәвес Әхтәмова, Равил Шәрәфи, Хәлимә Искәндәровалар белән очрашулар үткән. Шулай ук җырчы Миңгол Галиев, тарихчы Фаяз Хуҗин кебек белгечләр дә яшьләргә үз киңәш-нәсихәтләрен биргән.

“Яшьләр бар чараны үзләре оештырды”

Алдагы еллардан аермалы буларак быелгы Татар яшьләре көннәрендә семинарлар бер генә аудиториядә түгел, ә параллель рәвештә өч мәйданчыкта барган.

Яшьләргә, үзләре теләгән тармакта тәҗрибә туплау өчен сайлап алу мөмкинлеге бирелгән. Кичке чараларны да быел делегатлар үзләре алып барган, оештыру комитеты аларга бары тик юл гына күрсәткән.

"Минем кулымнан килсә, монда килгән татар яшьләре башкарган эшләр өчен, мин һәйкәл куяр идем", ди Төхфәтуллина дулкынланып.

“Иң зур проблем – татар телен белмәү”

"Чит төбәкләрдән килгән татар яшьләренең иң зур проблемнарының берсе – аларның татар телен белмәүләре. Алар барысы да шул турыда сөйли, аңлый.

Түрәләр белән очрашканда, яшьләр иң беренче чиратта татар телен өйрәтә торган китаплар, методик ярдәмлекләр, укытучылар җибәрүләрен сорады", дип белдерә ул.

“Тел белмәгәнгә маңкорт дию – зур ялгышлык”

Төхфәтуллина сүзләренчә, туган телләрен белмәгән татар яшьләре белән ультиматум рәвешендә эшләргә ярамый. Аларның барысына да тигез карарга кирәк.

"Үз теләге белән ул шушында килгән икән, һәм без аңа син телне белмисең, син маңкорт дип карыйбыз икән, бу киләчәктә безне фаҗигагә илтәчәк.

Әйе, ул бүгенге көндә туган телен белми, әмма без аны кызыксындырып, аңа юнәлеш биреп, аңа нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтеп, татар телен, тарихын, динен һәм башкаларны өйрәнергә бер этәргеч бирергә тиешбез", дип саный ул.

“Волга” янында “Идел” язылырмы?

Ләйсән Төхфәтуллинаны да Татар яшьләре көннәре үтә торган җәйләүнең “Идел” түгел – “Волга” исемен йөртүе гаҗәпләндергән. Әмма ул, бу сорауны безгә түгел, ә шушы җәйләүне төзеткән һәм аның хәзерге вакытта хуҗасы булган Татарстан яшьләр эшләре, туристлык һәм спорт министрлыгы җитәкчеләренә бирергә кирәктер, ди.

"Татар яшьләре бу бинага килеп керүгә “Идел” исемен күрсә, бу алар өчен тагын да зуррак куаныч булыр иде. Ни әйтсәң дә, Татарстанда ике дәүләт теле бар бит. Кимендә “Волга” янында “Идел”нең дә язылып куелган булуы зарур", ди ул.

Төхфәтуллина сүзләренчә, Татар яшьләре көннәренең програмы ел саен киңәеп, баеп тора. "Глобализация җилләре безне дә читләтеп үтми, әмма без моның тискәре якларын гына түгел, уңай тарафларын да күреп алырга тиешбез", ди ул.

“Татар яшьләренең активлыкларын саклап калу зарур”

Аның сүзләренчә, татар яшьләренең юнәлеше үзгәрсә дә, төп максат – татар милләтен саклап калу максаты үзгәрмәячәк.

"Татар яшьләре иң беренче чиратта актив булырга тиеш. Әгәр шушы активлыкны без югалта башлыйбыз икән, без башка милләт вәкилләренә үрнәк булып торуыбызны да югалтачакбыз.

Күпмилләтле Русиядә яшәсәк тә, без барыбер үз сүзебезне әйтә беләбез һәм моңа бик шатланабыз", ди “Идел” яшьләр үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхфәтуллина.
XS
SM
MD
LG