Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда район башлыгына һөҗүмдә аның улы һәлак булган


Дагыстанда Унцукульски район башлыгы Мөхәммәтһаҗи Таһировка һөҗүмдә аның улы һәлак булган.

Русия тикшерү комитеты “Интерфакс”ка бүген иртән Буйнакскида хакимият башлыгының машинасын шартлатканнар дип хәбәр итә. Таһиров, аны йөртүче һәм сакчысы яраланган. Алар хастаханәгә салынган.

Шартлаткыч машина астына куелган булган. Җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG