Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура Магнитский эшен тикшерү төгәлләнү карарын кире какты


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Русия баш прокуратурасы вәкиле Марина Гриднева, әлеге карар Русия конституция мәхкәмәсе җинаятьләр маддәсенә үзгәрешләр керткәнгә кабул ителде, дип әйтә. Элгәре гаепләү белдерелгәннәр үлгән очракта, аларның туганнары ризалыгыннан тыш, алар вафат булганны ярлыкау таләп иткән булса да, җинаять эшен тикшерү туктатылган булган.

Гриднева, Магнитский эшен тикшерүне яңарту мәсьәләсе күтәрелде, дип белдерә.

Салымнар түләмәүдә гаепләнгән Hermitage Capital вакыфы юристы 2009 елда Мәскәүдә тикшерү барганда ябып тору урынында үлгән иде. Ябылу урыны хезмәткәрләренә вакытында медицина ярдәме күрсәмәү гаепләве белдерелде.

Бүген Hermitage Capital-дан, Магнитский эшен тикшерүчеләр гамәлләрендә хилафлыклар табылмауны сылтау итеп, Русия эчке эшләр министрлыгы президент каршындагы кеше хокуклары шурасы биргән йомгак нигезендә тикшерү үткәрүдән баш тартты, дип хәбәр иттеләр.
XS
SM
MD
LG