Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Сүриядә өч көн эчендә оппозициядән 137 кеше үлгән


Һама янындагы бер авылда халык күтәрелешләре

Һама янындагы бер авылда халык күтәрелешләре

Сүриядә оппозиция тарафдарлары һәм иминлек көчләре бәрелешендә соңгы өч көндә 137 тыныч кеше үлгән. Бу хакта хокук яклаучылар белдерә.

Һама шәһәрендә бигрәк тә көчле бәрелешләр бара. Сүрия хакимияте анда полициянең сигез хезмәткәре үлгән, дип хәбәр итә.

БМО Иминлек Шурасы Сүриядәге вәзгыятькә багышланган кичә башланган утырышны бүген дәвам итәчәк.

БМО-да Русия вәкиле Виталий Чуркин, Сүриядә көч куллануны хөкем иткән белдерүне Мәскәү хупларга мөмкин, дип белдерде. Чуркин сүзләренчә, әлеге документ төбәктәге хәлне җайга салуга, ә читтән хәрби юл белән хәл итмәүгә багышланырга тиеш.

Элгәре Иминлек Шурасында ветога хокукына ия Русия һәм Кытай, Сүрия җитәкчелеген хөкем иткән резолюция кабул итүгә каршы чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG