Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек һәркемне күзәтеп баруга каршы


Рәшит Нургалиевнең халыкны күзәтергә чакырган белдерүе Русия һәм Татарстан җәмәгатьчелегендә борчылу тудырды.


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевнең Новосибирскида экстремистлыкка каршы җыенда ясаган белдерүе Русиядә демократик фикердә торучы җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Ул: “Русиядә инде күптән кемнең нәрсә тыңлаганын, караганын һәм укыганын күзәтү хаҗәте бар”, дип белдерде.

Русия эчке эшләр министры, кешенең нинди китаплар укуы һәм нинди музыка тыңлавы кебек мәсьәләләр элекке елларда эшкә һәм укырга кабул иткәндә бик мөһим иде, дип искәртте.

Шулай ук ул яшьләрнең романс һәм вальслар тыңламавына кызганычын белдерде һәм тамырларга, асылга кайтырга чакырды.

Нургалиев интернетка аерым тукталды. Анда экстремистик төркемнәр оеша, хәтта террор гамәлләре дә әзерләнә, диде ул. Шул исәптән министр кайбер интернет сәхифәләрен чикләү өчен чаралар күрергә чакыра.

"Министрларны да күзәтсеннәр"

Русия эчке эшләр министрының белдерүен мәгълүмат агентлыклары таратты һәм шундук интернетта фикер алышу башланып китте.

Русиядә популяр "Эхо Москвы" радиосы да бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Радионың форумында тыңлаучылар Нургалиевнең белдерүенә карата төрле-төрле фикер язып калдырган.

Мәсәлән, күпләр джаз, башка чит ил музыкасын тыңларга ярамаган, киң чалбар тыелган Советлар заманнарын искә төшерде.

Аннан соң, халыкны күзәткән очракта, министрларның да нинди сайтларга йөрүен, Голикованың ничә туны һәм бриллиантлары булуын да язып чыгарга тәкъдим иттеләр.

Башкалар Эчке эшләр министрына яшь буынны тәрбияләү урынына үз вазифалары белән шөгыльләнергә, ягъни җинаятьчелек белән көрәшергә киңәш итте.

Ирекне кысуга китермәсме?

Министрның белдерүендә Русиядәге халыкны ни рәвешле күзәтергә җыенулары турында төгәл әйтелмәсә дә, Татарстандагы җәмәгатьчелек вәкилләре, министр тәкъдиме арттырылып үтәлер, шәхси тормышка тыкшынуга барып җитәр, дип курка. Икенче яктан кешеләр экстремистлыкны чикләү кирәклеген таный.

“Безнең гәҗит” басмасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов мондый белдерүләр шәхес иреге, сүз иреге кысылуга китерә ала, дип саный.

“Инде болай да күп нәрсәне чикләү, экстремистлыкка каршы дип, цензура кертергә омтылыш сизелә. Матбугатны гына түгел, интернетны көйләү турында да сүз бара.

Икенче яктан, миңа үземнем интернет-сәхифә форумында экстремистик рухта чыгыш ясаучыларны, бик ук аек фикердә булмаучыларны күзәтергә туры килә, алар форумнарда утырып зыян салырга мөмкин.

Бездә нәрсәдер эшләнгәндә арттырып үтәү гадәте бар, аннан кампания башлана, бу шуңа әйләнмәсен иде”, диде ул.

"Шәхси тормышка тыкшынмасыннар"

Казан федераль университеты укытучысы Искәндәр Ясәвиев шәхси тормышка тыкшынудан курка.

Искәндәр Ясәвиев
“Кеше алдында, матбугатта әйткән сүзләремне карап барсалар, мин каршы түгел. Әмма безнең илдә мондый күзәтүчелек кануный төстә, кеше тормышына тыкшынмыйча башкарылуында шикләнәм. Җитди сәбәпсез кешенең, мәсәлән, хатларын карау, башкача күзәтү шәхси тормышына тыкшыну дип саныйм”, диде укытучы.

“Молодая гвардия” оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы башлыгы Илья Савельев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенең күзәтелүен теләмәс иде.

“Министр Рәшит Нургалиевнең белдерүендә нинди юллар белән күзәтеп бару ачык итеп күрсәтелмәгән. Мәсәлән, халык арасында социологик сораштырулар үткәрергә беркем комачауламас, ә һәр кешенең башына керү, нинди музыка тыңлаганын тикшерү дөрес түгел, минемчә.

Социаль челтәрләрдә кешеләрнең күзәтелеп баруы беркемгә дә сер түгел, әмма, мәсәлән, минем социаль челтәрләрдә кешеләр белән нәрсә сөйләшкәнемне кемнең дә булса карап баруына мин каршы булыр идем, чөнки бу минем шәхси тормышым”, диде Савельев.

Интернетны инде күзәтәләр

Әле бу елда гына, Тулада яшәүче Юрий Кузменьков vkontakte.ru сәхифәсендәге гамәлләре өчен экстремистлыкта гаепләнде. Элегрәк әйбер урлаган өчен бирелгән 1 еллык җәзага кушып, ул тагын 6 айга каты режимлы колониягә хөкем ителде.

Бу кеше үзенең интернет-битендә кавказ халыкларына карата көч кулланырга чакырган белдерү бастырган булган. Интернеттагы сәхифәләрдә әйткән сүзләр, җитәкчеләрне тәнкыйтьләү һәм мыскыллау өчен башка кешеләр дә җаваплылыкка тартылды.
XS
SM
MD
LG