Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

Айдар Хәлим: "Америка тәҗрибәсен Русиядә дә кулланырга кирәк"


Айдар Хәлим. Принстон, 2011 ел

Айдар Хәлим. Принстон, 2011 ел

АКШта булып кайткан Айдар Хәлим үзенең тәэсирләрен уртаклашты. Америка мисалында һәр милләтне тигез күргән ил төзү хыялы белән яшәвен белдерде ул.


Язучы, җәмәгать эшлеклесе Хәлим АКШта бер ай ярым чамасы торып кайтты. Ерак юлдан кайткан кеше буларак аның белән очрашу турында сүз башланганчы, Айдар әфәнде болай диде: “Әй, энем, без дә яшибез икән”. Шушы сүзләр астында нинди фикерләр ята? Анысы инде әңгәмә барышында беркадәр ачыкланды.

Анда исерекләр дә, полисменнар да күренми

“Тойгылар катлаулы. Америкага карата җылы сүз әйтү – анда җитешсезлекләр юк дигән сүз түгел. Русияне каршы куеп, тәнкыйть итү – әле Русиянең мактый торган яклары юк дигән сүз дә түгел. Һәр илнең, кавемнең, җәмгыятьнең үз өстенлеге, җитешсез яклары бардыр.

Ай ярым шунда булып, бер генә полисмен, тәмәке төпчеге, тәмәке тарткан, кулына сыра шешәсе тоткан кешене күрмәдем. Исерек турында әйтеп тә тормыйм. Күкрәкләре киеменнән ишелеп чыккан, аның араларына тәре таккан адәмнәрне дә күрмәдем дисәм, миңа бәлки ышанмаслар. Кайчан яши, кайчан эшли алар, монысын да күреп булмый – гел иркендә.

Мине Америкага татар җәмәгать эшлеклесе, химия фәннәре докторы Вил Мирзаянов һәм аның хатыны, татар килене Гэйл ханым Колбит-Мирзаянов чакырды. Шулай итеп мин бөтен татарга үрнәк итеп куярлык татар белән бер түбә астында, ана телендә сөйләшеп, җырлашып, гөрләшеп, шигырь укып яшәү бәхетенә ирештем".

Танышулар, очрашулар да җитәрлек була

"Минем максатым Америкада яшәүче татарлар белән ныклап аралашу иде. Бөтен уйларым да тормышка ашып бетмәде. Шулай да кызыклы очрашулар булды. Нью-Йорк шәһәрендә татар Сабан туенда, халык алдында чыгыш ясарга, шигырь укырга насыйп булды.

Принстон шәһәре кибетендә Вил белән татарча сөйләшеп йөргәндә, 25-30 яшьләр чамасындагы ханым килеп, “Сезме әле генә татарча сөйләштегез?”, дип кызыксынды. Таныша торгач, бу ханым чыгышы белән Башкортстанның Миякә районы Ишле авылыннан булып чыкты.

Айдар Хәлим (с), Вил Мирзаянов
Американың барлык татар җәмгыятен йөреп чыга алмасам да, монда соңгы вакытта татар халкының акыллы, күренекле көчләре туплануы күренә. Алга таба алар арасыннан сәясәтчеләр дә, эшмәкәрләр дә үсеп чыгар, дип уйлыйм.

Мин биредә Америка мәгарифен өйрәнеп, аны Русиянеке белән чагыштыру максатын да куйган идем. Мин Вашингтонда мәгариф музеенда булдым. Заманында ак тәнле басып алучыларның кызыл тәнлеләрне кыруы тарихта билгеле. Әмма Америка җәмгыяте үткәндәге бу хаталарын ярлыкау өчен, индианнарның мәдәниятен саклау, тормышларын тәэмин итүгә багышланган 300ләп канун кабул иткән.

Бу кануннар нигезендә, нинди тән төсендә булуларына карамастан, алар тигез хокуклы булып яши. Русия башка халыклар исәбенә империя төзегән. Әмма Русиядә мондый музейны күрә алмыйсың".

"Русиянең чәчкәсе инде шиңә"

"Америкада ак тәнлеләр белән кара тәнлеләр шул кадәр килешеп яши, дигән фикергә киләсең. Американың кануннарын, конституциясен асылда колбиләүчеләр – Джордж Вашингтон, Джефферсон һәм башкалар язган. Бу колбиләүчеләр колларын тигез күрү, аларны тигез итү өчен канунга шундый шартлар салып калдырганнар. Американың ак тәнлесе үзен кара тәнледән өстен, кара тәнлесе ак тәнледән ким итеп тоймасын өчен шартлар булдырган.

Анда табигать белән кеше исткиткеч һармониядә яши. Әгәр мин Американы чәчкә аткан ил итеп мактыйм икән, чәчкәсе шиңә барган Русиягә, туган авылымы кайткач, бер нәрсә тетрәндерде. Җимерелгән фермаларны, ябылган мәктәпләрне күреп, нигә без шундый икән дигән сорауга җавап таптым кебек.

Безгә иманга кайтырга, Русия халыкларын чын федерация нигезендә берләштерергә кирәк. Без бер халыкның гына бөеклеген расларга тырышып, Русияне бәхетле итә алмаячакбыз. Халыклар тигезлеге булмыйча, яңа Русия булмаячак”, ди Айдар Хәлим.

“Америка кебек илләрдән үрнәк алып, татарны гына түгел, урысын, башкортын, чуаш һәм мариен да канун нигезендә шушы Русияне төзергә чакырасым килә. Дәүләтне барлык халыкларны ярату нигезендә генә төзү зарур”, дип саный Айдар әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG