Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

Новосибирски өлкәсе Умар авылы егете Навил Шәрәфетдинов үз авылында мәчет төзү нияте белән йөри. Хәзерге вакытта Новосибирскида торса да, авылга динне кайтару зарур, дип саный ул. Навил әфәнде "Азатлык"ка меңъеллык тарихка ия Йорт Оры авылы турында сөйләде.


Себер кайда дисәгез, ул Урал аръягыннан башлана һәм Ерак Шәрыкка кадәр сузыла. Себернең үзәге кайда? Күпләр әйтә: Новосибирски тирәсендә булырга тиеш дип, чөнки анда барсаң, Омски, Томски, Кемерово, Алтай һәм башка төбәкләргә тиз генә барып җитеп була.

Иркутскига да бик якын гына кала: 33 сәгать кенә поезд белән барасы. Менә шушы Новосибирски өлкәсендә, берничә районда, борын-борын заманнардан татарлар яши һәм җәй көне Новосибирскиның үзәк паркында зур Сабан туе узды.

Бу шәһәрдә “Бәхетле” кибете эшли, академшәһәрчектә татар галимнәре күпләп яши һәм эшли, анда эшкуарлар бар.

Новосибирскида дин белән кызыксынучылар да арта икән. Навил әфәнде Шәрәфетдинов – менә шундыйларның берсе. Ул Новосибирски өлкәсенең Колыван районында туып-үскән. Хәзер өлкә үзәгендә – Новосибирскида тора.

Навил әфәнде, сөйләгез әле, сезнең якларга татарлар кайдан килеп чыккан ул?

– Безнең якларда татарлар бик күптән тора. Туган авылымның исеме Йорт Оры була. Ул – Обь елгасы ярында.

Обь елгасының, әби елгасының ярында, димәк. Элек бит авылга нигез салганда, берәр тау, яки елга буена салганнар. Һәм шушы елга исемен, тау елгасы исемен катыштырып йөрткәннәр. Ә сезнең авыл кайчанрак төзелгән?

– Безнең авыл борын-борын заманнарда, VIII гасырда Себер татарлары тарафыннан төзелгән. Шул вакыттан тора анда Себер татарлары. Безнең районда тагын ике-өч татар авылы бар.

XIX гасырда Столыпин реформасы вакытында, кешеләр Казан, Самар губерналарыннан безнең авылларга килгәннәр. Һәм без Казан, Самар, Идел буе татарлары белән бергә тордык. Безнең күрше районнарда Чановский, Каргатский, Чулымский районнарында бик күп татарлар тора.

Безнең авылларда элек мәчетләр булган. Аларны бабаларыбыз төзегән. Совет заманында ул мәчетләрне бетерделәр. Хәзер яшьләр диннән ераклашты. Мин үземә шундый бурыч куйдым: кешеләрне дингә юнәлтеп, мәчет салырга, безнең авылыбыздагы тарихи мәчетне яңартырга. XIX гасырда төзелгән мәчет ул безнең.

Ул мәчет мәдрәсәсендә мине әтием Хәсәнша гарәпчә дүрт класс укыган. Ул дүрт класс тәмамлап, 8-9 классларда миңа алгебра, математикадан ярдәм итә иде. Аңа мәдрәсәдә бик яхшы белем биргәннәр. Ул мәчеттән башта мәктәп ясадылар, аннары клуб. Аннары янгын булды анда. Шул җитмешенче елларда бетте инде ул. Хәзер безгә ул мәчетне яңартырга кирәк.

Сезнең авылыгыз шулай VIII гасырларда төзелгән дигән мәгълүмат архивларда да бардыр бит инде. Димәк, авылыгызның мең елдан артык тарихы бар. 1100-1200 еллар элек Себер татарлары шунда яши башлаган иң борынгы авылларның берсе.

Менә шундый авыллар бергәләшеп, берәр төрле мәдәни, дини учак төзи алыр микән? Ничек бара бу эш? Мәктәпме, мәчетме булырмы?


– Мәктәпләр әз-әзләп бар авылларда. Әмма күпчелек яшьләр шәһәрләргә китте. Мәчетне төзеп, динне кайтарырга тырышабыз. Иң мөһиме – шуңардан башларга.

Менә сездә үзегезнең авыл тарихын, халыкларыгызның кайда нишләп йөргәннәрен тасвирлый торган берәр нинди мәгълүмат, музей, яки кечкенә китап, дәфтәр бармы?

Кемнәр чыккан сезнең авылдан? Авылыгызның тарихын кем өйрәнә һәм кайда язып калдырылган ул?


– Безнең интернетта сайтыбыз бар. Умар авылының тарихы, Себер татарлары тарихы да язылган. Кызганычка каршы, кешеләр бик белми.

Мәчет төзегәндә, дини оешма теркәлә башта. Бармы андый оешма, теркәлгәнме ул, фонд төзеләме? Кемнәр анда акча җыя, нинди мөфтияттән? Нинди дә булса проектлар бармы? Халык белән бергә нинди эш башкарыла?

– Новосибирскида ике мәчет бар. Мөфтият Омскиныкы, без аларга керәбез. Акча туплавы хәзер бик авыр. Авылларда кеше әз тора, акчалары юк. Пенсионерлар күп. Яшьләр китә Себергә.

Безнең яшьтәге кешеләр кайталар. Иң зур бурыч хәзер – динне саклау, тагын берничә гасырга. Аллага шөкер, проект бар, мин аның белән шөгыльләнәм. Җир дә бирделәр, мәчет төзелешен башлаячакбыз.

Авылдашларыгыз очрашканда, бергәләп концерт кую, театр уйнау, яки анда татарча җыелыш уздырулар буламы? Яки берәр бәйрәм үткәрү булганы бармы?

– Бездә һәр елны Сабан туе була. Новосибирскиның татар үзәгеннән килеп, төрле бәйгеләр, концертлар оештыралар. Чаралар була. Әлбәттә, килергә, кешеләргә күрсәтергә тырышабыз.

Мәчет төзүгә ярдәм оештыру чаралары да үткәрәбез. Кешеләргә тарихны сөйлибез, аеруча яшь кешеләргә. Мин үзем дә татарча туган авылым турында шигырьләр яздым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG