Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:15

Сүрия янә БМО Иминлек Шурасының көн тәртибендә


Сүриядә Һама шәһәре янындагы авылда халык күтәрелешләре

Сүриядә Һама шәһәре янындагы авылда халык күтәрелешләре

Сүриядә хөкүмәт гаскәрләренең өч көн эчендә гади халыктан 137 кешене үтерүе халыкара җәмәгатьчелекне Шәм-Шәрифкә карата кискен чаралар күрергә этәрә.


2 августта АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонда Сүриянең ватаннан читтә яшәүче сәяси активистлары белән очрашу үткәрде. Алар Вашингтонны Сүрия хакимиятенә басымны арттырырга чакырды. Бу көннәрдә Сүриядәге хәлләргә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан игътибар тагын да артты.

БМО Иминлек Шурасы менә өченче көн инде Шәм-Шәрифкә карата нинди чаралар күрергә мөмкинлеген тикшерә. 3 августта да сөйләшүләр дәвам итәчәк. Шура утырышының 1 августтагы беренче көне ябык ишекләр артында үтүгә карамастан, анда яңгыраган кайбер фикерләр билгеле булды.

Моннан ике ай элек Сүриядәге вазгыять кискенләшкәч һәм президент Бәшәр Әсад армиясе тыныч халыкка карата көч куллана башлагач, Иминлек шурасы Шәм-Шәрифкә карата чаралар күрү өчен бер тапкыр җыелган иде инде. Ул вакытта Русия һәм Кытай, Көнбатыш илләр тәкъдим иткән резолюциягә вето салу янавы белән аңа каршы төште.

Русия Сүриягә тынычлык көчләре кертүгә каршы булачак

Ә менә 1 август көнне булган утырыштан соң Русиянең БМО-дагы вәкиле Виталий Чуркин, Сүриядә көч куллануны хөкем иткән белдерүне Мәскәү бу юлы хупларга мөмкин дип белдерде. Чуркин сүзләренчә, әлеге документ төбәктәге хәлне җайга салуга багышланырга тиеш, ә читтән хәрбиләр кертеп Сүриядәге көч куллануны туктатуга Русия каршы булачак.

Һамада танклар
БМО-дагы АКШ вәкиле Сюзан Райс, Вашингтон Сүрия хакимиятен хөкем иткән резолюция кабул итүне хуплаячак, бу очракта дәшми утырганчы нинди дә булса чара күрү яхшы булачак, дип әйтте.

Соңгы арада Сүриядәге хәлләр нык кискенләште. Сүриядә оппозиция тарафдарлары һәм иминлек көчләре бәрелешендә соңгы өч көндә 137 тыныч кеше үлгән. Бу хакта илдәге бәйсез хокук яклаучылар белдерде.

Һама шәһәрендә бигрәк тә көчле бәрелешләр бара. Президент Бәшәр Әсад шәһәргә танклар һәм башка хәрби техника кертте. Сүрия хакимияте анда полициянең сигез хезмәткәре үлгән дип хәбәр итә. Шәм-Шәрифнең рәсми хәбәрләрендә тыныч халыкның күпме корбан булуы турында мәгълүмат күрсәтелми.

Һәлак булучыларның күпчелеге Һама шәһәрендә. Анда армия президент Бәшәр Әсад хакимиятенә каршыларга операция үткәрә. Шулай ук Шәм-Шәриф янындагы Арбин, Хомс вилаятендә, Әл-Букамал, Латакия шәһәрләрендә дә корбаннар булуы әйтелә.

Хокук яклаучылар Сүриядә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланган булуга карамастан, иминлек көчләре 1 августта 24 кешене үтергән дип хәбәр итте.

Италия илчесен Сүриядән чакырып ала

2 августта Италия Сүриядә гади халыкка каршы каты көч кулланылганга илчесен аннан чакырып алуы турында белдерде.

Бу хакта Италия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә. Италия шулай ук, Европа Берлегенең башка илләре дә илчеләрен чакырып алып, Бәшәр Әсадны президентлыктан ваз кичтерү таләбе белән үткән халык күтәрелешләрен иминлек көчләре бастырганда, соңгы берничә көндә дистәләрчә кешенең үлеменә китергән хәлләр турында сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим итте.

Шәм-Шәрифкә каршы халыкара чикләүләр кырыслана бара

Узган ял көннәрендә Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре көч кулланып дистәләрчә тыныч кешенең үлүе Европа Берлегендә зур ризасызлык тудырган иде. Дүшәмбе Европа Берлеге Бәшәр Әсад хакимиятенә карата чикләүләрне катылатты.

Шәм-Шәрифтәге тагын биш рәсми «кара исемлек»кә өстәлүе, ул рәсмиләргә Европа Берлегенә керү тыелу һәм аларның Европадагы банк хисаплары да туңдырылу турында әйтелде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Сүриядә тыныч кешеләрне күпләп кулга алулар һәм үтерүләр арта дип белдерде.

Брюссельдә үткән брифингта Европа комиссиясе вәкиле Майкл Манн: «Безнең чикләүләр сәясәте дәвам итәчәк. Бу инде шундый дүртенче карар. Шәм-Шәрифкә сәяси һәм икътисади басым арта» дигән иде.

Фридман: икътисади басым файдага булачак

Балтимордагы Джонс Хопкинс университетында көнчыгыш сәясәте белгече Роберт Фридман, Сүриягә икътисади басымны арттыру нәтиҗә ахыргы чиктә бирәчәк, дигән карашта. Әлеге икътисади басымга Төркия дә кушылса, Фридман фикеренчә, Шәм-Шәриф изоляциядә калачак. Нәтиҗәдә Әсадның хәрбиләргә түләргә акчасы бетәчәк.

Халыкара хокук яклау оешмалары Сүрия хакимияте гамәлләрен БМО Иминлек Шурасыннан Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә тапшырырга чакырган иде.

Фридман, бу акыллы карар булыр иде, ди. Әмма Иминлек Шурасында бу карар тавышка куелырга тиеш булганга, Русия аңа каршы төшәчәк, дигән фикердә ул.

Ике көн элек Русия тышкы эшләр министрлыгы үзенең белдерүендә Сүриядә көч куллануны гаепләде. Әмма низагта оппозиция дә гаепле, дип белдереп, якларны сөйләшүләргә чакырды.

Фридман әлеге низагта кем генә өскә чыкмасын, Русия Сүрия белән элемтәләрен һәм аңа кертелгән капиталын саклап калырга тырышачак, ди.

1982 елда Һамада дистә меңнәрчә кеше үтерелгән иде

1982 елда Бәшәр Әсадның әтисе, ул вакыттагы ил башлыгы Хафиз Әсад Һама шәһәрендә “Мөселман кардәшләр” хәрәкәте тарафдарларына каршы хәрби операция үткәрү фәрманы биргән иде.

Һаманы көчле бомбалаулар нәтиҗәсендә, төрле мәгълүматларга караганда, 10 меңнән алып 25 меңгә кадәр кеше корбан булды. Журналистлар ул вакытта да Һамага кертелмәгән иде.

XS
SM
MD
LG