Accessibility links

Шәҗәрә – милләт тамыры


Татарстанның Баулы районы Исергәп авылы кешеләре шәҗәрәсе Идегәйләр чорын бүгенге милләттәшләребез белән ялгый. Шул турыдагы китап башкаларга да үрнәк булып тора. Милли шәҗәрәбезне тергезү, үз нәселен, татар милләтен зурлауга кем алыныр?


Римзил Вәли. Күптән түгел Казанда Марсел Гариповның берьюлы өч китабы халыкка күрсәтелде. Бу китапларның төрлелеге гаҗәпләндерде. Хәйретдин Мөҗәй, Нурислам Хәбиповларның нәсел агачы һәм Хансуар, Салих авылларының тарихы. Шәҗәрәләр, тарих, әдәбият, публицистика, фән – барысы берьюлы бер кешенең каләм астыннан чыга торган күренешләр.

Безнең халкыбыз өчен шәҗәрәләр мөһим. Кем кайда туган, кем баласы булган? Һәр кеше җиде буынны белергә тиеш, диләр. Алга киткән халыкларның гаилә тарихлары йортларында саклана.

Ханнарның, патшаларның тамырларын күрсәтүче шәҗәрәләрнең нигезендә кешеләрнең нинди нәселдән булуы, нинди сәләте булуы, нинди дәүләтләр, җирләр белән идарә итүен күрсәтә торган дәлилләр бар.

Башкортстанда башкорт шәҗәрәләре, андагы авылларның тарихлары турында мәгълүмат бастырып чыгарсалар һәм шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрсәләр, татар авылларында моның белән бик мавыкмадылар. Татарның шәҗәрәсе булмаганмы? Аның язмасы булмаганмы? Элекке архивларда, мәчет кәгазьләрендә чагылдырып барырга гыйлеме җитмәгәнме?

Гомумән, милләтебез тарихы гаиләләр тарихыннан тора бит. Шуңа күрә “Азатлык” радиосында шәҗәрәләр турында тапшыруларны ешрак бирәчәкбез. Бүген Октябрьскида яшәүче язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Марсел Гарипов һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче Марс Гарипов белән әңгәмә корабыз.

Аларның Чүпрәле районына китеп барышлары. Аларның гаилә юллары, нәсел җепләре шул якка барып чыга. Алдыбызда игълан ителгән “Безнең кавем – утыз буын” дигән китап. Ул шәҗәрәләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Марсел әфәнде, аңлатыгыз, бу китапның төп мәгънәсе нигә кайтып кала һәм бу шәҗәрәләрне сез ничек итеп таптыгыз?

Марсел Гарипов. Мин күп еллар дәвамында экспедицияләр оештырып йөрим. Быел егерме беренче экспедициягә чыгып китәбез. Аларны оештырып йөргәндә, әлбәттә, мин авыл тарихларын да өйрәнеп йөрим.

Баулы районындагы Исергәп авылының тарихын кызыксынып китеп, кемнәр нигез салганын тикшерә башлагач, мин Хәбипов Нурисламның тугызынчы буын бабасы Исергәпкә нигез салганына барып чыктым.

Архивларда эшли башлагач, бу авылга Сөләймән дигән шәхес нигез салган, дигән мәгълүмат килеп чыкты. Аның чыгышы Башкортстан ягыннан. Бөтен мәгълүматларны туплап, мин “Безнең кавем – утыз буын” дигән мәкалә яздым. Бүгенге көндә ул китап рәвешендә чыкты.

Авылга нигез салучыларның килеп чыгуы да бик кызыклы. Баулы, Азнакай, Бәләбәй, Ярмәкәй җирләрен XVIII гасырда Шәех Дәрвиш нәселләре килеп үзләштерә.

Бу нәсел безнең борынгы Сәлман хәзрәткә барып чыга. Ул Мөхәммәт пәйгамбәр дәвамчысы булып, Идел буена килә. Сәлман хәзрәтнең дә зур гаиләсе булгандыр. Җиде авылга нигез салган.

Римзил Вәли. Нинди гасырларда булган бу?

Марсел Гарипов. Бу VII-VIII гасырлардан башланып китә. Шәех Дәрвишнең беренче язмалары XVII гасырда Башкортстан архивларында сакланган. Аның унике улы була. Уникесенең берсе Баулы җирләрен сатып ала һәм Баулы районын корып җибәрә.

Калган малайлары Азнакай районында Түйкә авылын сала. Икенче малае Ярмәкәй районында Иске Турай авылын сала. Беренче буын нәселен барлаганда “аның нәселләре Бәләбәй уездында яшиләр” дип Хәмзә Вахитов язып калдырган. Бу Баулының Совет заманында яшәгән соңгы мулласы.

Римзил Вәли. Ул аны ничәнче елларда язган?

Марсел Гарипов. Бу шәҗәрә XIX гасырның азагында язылган. Аны Хәмзә мулла Баулыда саклый. Уфадан килгән фән кешеләре аны алып кайтып эшкәртәләр.

Римзил Вәли. Иң беренче өйрәнелгән шәҗәрә башкорт шәҗәрәләре исеме астында барамы?

Марсел Гарипов
Марсел Гарипов. Юк. Иң беренче өйрәнелгән шәҗәрәләрне Марсел Әхмәтҗанов туксанынчы елларда бастырып чыкты. Күптән түгел Әнкарада булдым, ТӨРКСОЙ “Башкорт шәҗәрәләре” дигән китап чыгарды. Ул китапта да мәгълүмат таптым. Гарәпчә язылган рәсемен мин күптән эзли идем. Бу китапта шул шәҗәрә тулысынча бар.

Римзил Вәли. Ул китап кайчан язылган?

Марсел Гарипов. XIX гасырның ахырында язылган. Мулла нәселләре элек үзенең шәҗәрәләрен ясаганнар бит. Күренекле Хәмзә мулла шәҗәрәне саклап калган. Шәҗәрә Уфага Фәннәр академиясенә барып җитә.

Күптән түгел авылыбызның тарихын барладык. “Без Сукаешлылар” дигән китапны язганда, абыем Марс Гарипов интернет аркылы миңа язмалар җибәрде.

Марс Гарипов. Дөресләп әйтим әле. Гарәпчә язылган шәҗәрәне экспедиция Хәмзә Вахитовтан алып китә. Хәмзә Вахитов Баулыда бик күренекле, матур кеше иде. Шул шәҗәрә Вахитовлар исәпләреннән башланган, булып чыга.

Икенчесе, безнең әти-бабайлар Столыпин вакытында җыелышып китәләр, уналты бала тудыралар. Унысы үсеп, тугызы өйләнеп, утыз сигез бала ясый. Шуннан язасы килә бит. Казанга килгәч, Фатыйх Булатовка да кердек.

Без аны энә белән казыган кебек җыйдык. Көне-төне шуны уйлап йөргәч, эчтән зур бурыч төшкән кебек булды.

Мин илле бер ел Томски шәһәрендә яшәдем. “Томские татары: о прошлом и настоящем” дигән материалны чыгардык. Энем Марсел Томскида бу эшләрне башлады. Бу китапны язганда, без бөтен гаилә белән моны тәнкыйтьләп, тозы җитмәгән, борычы җитмәгән дип, тәнкыйтьләдек.

Римзил Вәли. Ә нәрсәне тәнкыйтьлисез?

Марс Гарипов. Марсел татар телен укымаган бит.

Римзил Вәли. Кайвакыт әти үзенең әллә кайда яшәгән абыйларның балаларын чакырып кайтарып, таныш булыгыз, бу минем абзыемның балалары диеп әйтә иде. Әби-бабай турында да сөйләгән иде. Ул вакытта тыңламадык. Ә хәзер кирәк икәнлеген аңладык.

Сез әйткән Томски шәһәрендә булырга бик теләр идем. Ике туган бабайның улы Томскида экстерн белән гимназия бетергән. Ул – Советлар Берлегенең Согуд Гарәбстанындагы беренче илчесе Кәрим Хәкимов. Ул татар социалистлары белән йөреп, ничек урыс гимназиясен бетергән?

Мәгълүмат миндә бар. Томскидан безгә хәбәр әз килә. Гасыр башында анда татар җәмгыяте булган. Аны өйрәнергә, белергә кирәк. Миндә дә кайбер копияләр бар. Килеп чыга: минем нәселем вәкилләре дә әллә кая Томскига барып белем алган.

Марс Гарипов. Мин Төркиягә барганда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабирова әйтте: “Мөхәммәтсәлим Өметбаев язмалары буенча уналтынчы буыным Төркиядә булган”, дигән мәгълүмат бирде.

Марс Гарипов
Мин Истанбулга баргач, архивларда казынып, Рәзинә апаның чыннан да солтаннар нәселеннән икәнлеген исбатлап кайттым.

Тагын дүрт буын өстәгәндә, аның нәселендә Төмәнби дигән шәхес килеп чыга. Ул егерме мең гаскәр җыеп, җир биләмәләре өчен көрәшеп яшәгән мәмләкәтләрнең соңгы солтаны була.

Римзил Вәли. Алар кайсы җирләрдә торалар?

Марс Гарипов. Бүгенге көндә аларның нәселләре Чакмагыш, Илеш районнарында хезмәт итәләр.

Гомумән әйткәндә, Башкортстанда шәҗәрәләрне өйрәнү хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелгән әйбер.

Римзил Вәли. Татарстанда һәм татар җәмәгатьчелегендә бер-ике галимнән башка кеше кызыксынганын күргәнем юк.

Марс Гарипов. Ләкин кызыксынырга кирәк. Сукаеш авылын гына алсаң да, Сукаеш җирләрен генерал Тавянскийга 1812 елда майор булып хезмәт итеп, сугыштагы каһарманлыгы өчен биргәннәр. Шулай итеп, кечкенә генә авыл тарихын актарсаң да, күпме мәгълүмат табып була.

Римзил Вәли. Бер куркыныч бар: яңа буын яшь кешесе туган телен дә еш кына белмәскә мөмкин. Авылда да русча гына сөйләшеп йөргәннәре бар. Ә инде әтисенең, бабасының каян чыкканын мәктәптә өйрәтмиләр.

Әтисе-әнисе базар икътисады белән яшәгән кешеләр булса, аң, тарих өзелә, милләт бетә. Бик күңелсез, чөнки телебез, әдәбиятебез белән бергә нәсел җепләренең дә юкка чыгуы куркынычы бар.

Марсел Гарипов. Әйе мондый куркыныч бар. Әмма без 2001 елда Кемерово шәһәрендә бөтен туганнарны җыйдык. Анда урыс, мордва, әрмәннәр катышып беткән. Сиксән җиделәп кеше җыелды. Без шәҗәрәне элеп куйдык. Бабайларның дәрәҗәсен, нәселнең кадерен бозмаска кирәк дип, яшьләргә аңлаттык. Хәзер ике ел саен җыелабыз.

Римзил Вәли. Менә сезнең “Безнең кавем – утыз буын” дигән китапка кире кайтыйк әле. Утыз бик күп бит инде ул. Бу шаккатыргыч. Күпләребез дүрт буыннан ерак китә алмый. Күрәсең, мәчетләр агачтан булганлыктан документлар янып беткәннәрдер.

Марсел Гарипов. Бу эшләр төрки дөньяларда бик актив алып барыла. Безгә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә генә кирәк. Әйтәсе килә, Сәлман хәзрәт шәҗәрәсендә беренче буын Тинкетмәш Юнәли бар. Юнәлинең нәселләре Дүсән авылында яшиләр дип язылган.

Марсел Гарипов. Без бит зыялы кешеләр булырга тиешбез. Иң зыялылар ундүрт буынны белергә тиешләр иде.

Без Октябрьскида шәҗәрәләр бәйрәмен үткәрдек. Шунда Рәзинә Сабированың туганнары җыелды. Исаевларның урысча укыган егетләре дә шаккатты. Карагыз әле, безнең буыннарыбыз кайларга барып җитә, диләр.

Бертуган Гариповлар

Римзил Вәли. Татарстанда, Башкортстанда татарлар, башкортлар еш кына бергә катнаш гаилә кора. Шуңа күрә шәҗәрәне язганда да, милләт бүлү бик кыен һәм кирәк тә түгелдер. Милләтне тергезү шушыннан башлана икән.

Марсел Гарипов. Тикшеренүләр, әлбәттә, кирәк. Һәрбер кеше үзенең нәсел буыннарын белергә тиеш.

Менә хәзер без Чүпрәле районына Татар бистәсенә барабыз. Рөстәм Бакиров шушы китап өстендә эшләргә кушкач, ул депутат булып китте. Без аның әнисе ягыннан Мәрҗанигә барып тоташкан шәҗәрәне таптык. Мәрҗанинең берничә буын бабасы Татар бистәсендә муллалар булган. Эзли башлагач, атасы ягыннан Рөстәм Бакировның морза нәселеннән икәнлеген белдек.

Безне югарыдан ниндидер көч йөртә. Чөнки җитмеш ел элек безнең әти Чүпрәле районына барып, колхоз яшьләре мәктәбен оештырган. Шулай итеп, әтиебез эзләреннән йөрибез.

Марс Гарипов. Шәҗәрәләр җиңел язылмый. Моның өчен кадрлар кирәк. Риза Фәхретдин нинди авыр елларда Уфадагы ташланган архив кәгазьләрен җыеп, зур батырлык эшләгән. Безгә шундый кадрлар кирәк.
XS
SM
MD
LG