Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы 3 августта да Сүриягә карата резолюцияне тикшерә


БМО иминлек Шурасы 2 августтагы утырышында Сүриядәге вәзгыятькә багышланган резолюция өлгесен килештерә алмады.

БМО-да Русия вәкиле Виталий Чуркин сүзләренчә, чәршәмбе сөйләшүләр дәвам итә. Мәскәү “баланслы” проект өлгесе тәкъдим итә, ди Чуркин.

Соңгы хәбәрләргә караганда, сишәмбе көнне Сүрия гаскәрләре Һама шәһәрен янә утка тоткан. Һаманың бер өлеше оппозиция кулында. Үлүчеләр һәм яраланучылар булуы турында хәбәр ителә. Сүриядәге хокук яклаучылар әйтүенчә, берничә көн эчендә Һамада йөздән артык кеше үтерелгән.

2 августта АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонда Сүриянең ватаннан читтә яшәүче сәяси активистлары белән очрашу үткәрде. Алар Вашингтоннан Сүрия хакимиятенә басымны арттыруны сорады.
XS
SM
MD
LG