Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пономарев Мәскәүдә “Ачу көне”н тыю канун бозу дип белдерә


Лев Пономарев
Лев Пономарев
Хокук яклаучы Лев Пономарев Мәскәү хакимиятенең 12 августка бигеләнгән “Ачу көне”н тыюы кануный түгел дип белдерә.

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте башлыгы Пономарев Мәскәү мэры Сергей Собянинга ил ватандашларының конституция хокукларын үтәү таләбе белән мөрәҗәгать юллады.

“Ачу көне”н оештыручылар тыю булуга карамастан Театраль мәйданнан Русия президенты хакимияте бинасына кадәр урам йөреше үткәрәчәкләрен әйтте.

Оппозициядәгеләр ришвәтчелеккә, бәяләр үсүгә, алдашулы сайлауларга каршы чыгарга җыена.

Активистлар “Ачу көне”н, конституциянең 12-нче маддәсендә әйтелгән җирле үзидарә хокуклары нигезендә, һәр айның 12-нче көнендә Русиянең төрле шәһәрләрендә үткәрә. Күп очракта әлеге чарага полиция каршы төшә.
XS
SM
MD
LG