Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:22
Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк февраль аенда демонстрантлар үлемендә гаепләнә.

Мөбәрәкне Шарм-әл-Шәехтән Каһирәгә боралак белән китерделәр. 83 яшьлек экс-президент анда дәвалана иде.

Мәхкәмә үтә торган Каһирәдәге полиция академиясе чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган, һәр керешкә полициянең йөк машиналары урнаштырылган. Мөбәрәк яклылар һәм аңа каршыларның бәрелешеп алуы хәбәр ителә.

Әгәр Хөсни Мөбәрәк һәм берничә югары түрә гаепле дип табылса, аларга үлем җәзасы яный.

XS
SM
MD
LG