Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Хокук яклаучылар Нургалиевнең интернетны чикләү теләгенә хәвефләнә


Рәшит Нургалиев

Рәшит Нургалиев

Русия хокук яклаучылары тышкы эшләр министры Рәшит Нургалиевнең яшьләрнең нәрсә тыңлавын, укуын һәм каравын ачыкларга, интернетка чикләүләр кертергә кирәк дигән сүзләренә борчылу белдерде.

Нургалиев Хабаровскида экстремизмга каршы комиссия утырышында чыгыш ясап, яшьләрнең нинди музыка тыңлауларын, китап укуларын һәм кино карауларын тикшерергә чакырды. Хәзер романсларны, вальсларны оныттылар, гореф-гадәтләргә игътибар бирергә кирәк, диде министр.

Нургалиев шулай ук Русиядә җиде меңләп экстремист эчтәлектәге сәхифә бар диде һәм интернетка чикләүләр кертү чараларын әзерләргә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG