Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк мәхкәмәдә бар гаепләрен кире какты


Чәршәмбе Каһирәдә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк һәм аның хакимиятендә булган берничә югары дәрәҗәле түрәгә каршы мәхкәмә башланды.

Каһирәдә кырыс иминлек чаралары күреп башланган шушы мәхкәмәдә Мөбәрәк бөтен гаепләүләрне дә кире какты.

Мисырның элекке башлыгы һәм югары дәрәҗәдәге түрәләр ел башында хакимияткә каршы булган халык күтәрелешен бастырганда 850 кешенең үлемендә гаепләнә. Әлеге протестлар нәтиҗәсендә 30 ел хакимияттә утырган Хөсни Мөбәрәк алып ташланган иде.

Мәхкәмә каршына басучылар арасында илнең элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адли һәм полициянең элекке алты зур түрәсе дә бар. Гаепле дип табылган очракта, алар үлем җәзасына хөкем ителергә мөмкин.

Хөсни Мөбәрәк мәхкәмәдә
Хөсни Мөбәрәкнең ике улы – Җамал һәм Алаага да ришвәтчелектә гаепләү белдерелде. Мөбәрәкнең якын дусты, магнат Хөсәен Сәлим дә гаепләнүчеләр исемлегендә. Әмма аны үзеннән башка гына хөкем итәләр.

Авыру һәм бик бетәшкән булып күренгән 83 яшьлек Мөбәрәкне мәхкәмә залына хастаханә ятагында китерделәр. Гаепләүне ул тимер читлек эчендә сакчылар белән бергә тыңлады.

Мөбәрәк Каһирәгә Шарм-әш-Шәехтән махсус очкыч белән китерелде. Президентлыктан киткәч ул анда дәвалана иде.

Мәхкәмә утырышы Каһирәнең полиция академиясендә үтә. Бу уку йорты элек “Мөбәрәк Полиция академиясе” дип атала иде. Мәхкәмә утырышын Мисырның дәүләт телевидениесе туры эфирда күрсәтә.

Мәхкәмә барган залда башта Мөбәрәк тарафдарлары һәм аңа каршылар, утырыш гадел үтәргә тиеш дигән сүзләр кычкырды. Хөкемдар аларга тыныч утырырга кушып, берничә тапкыр кисәтү ясады.

Мөбәрәкнең уллары Җамал (с) һәм Алаа
Мөбәрәкне күреп калу өчен аның тарафдарлары һәм аңа каршылар да академия бинасы янына җыелды. Иминлек көчләре, ул-бу булмасын дип, ике якны бер-берсенә якын җибәрмәс өчен, чорнатып алуга карамастан, ике яктан да бер-берсенә кычкырыштылар һәм ташлар атыштылар.

Каһирәдә яшәүче Айман Мөхәммәт Багат та Мөбәрәкне күреп калу өчен полиция бинасы янына килгән. Ул элекке президентны яклый.

“Мин әле дә үсмер чагымны хәтерлим. Ул вакытта урамнан юынтык сулар ага иде. Мисыр минем күз алдымда үсте. Мөбәрәкне хөкем итү дөрес түгел, аның кебек тәҗрибәле, үз иле өчен күп эшләр башкарган кеше мондый мәсхәрә аша үтәргә тиеш түгел. Һәр ил үзендә мондый лидерның булуын теләр иде”, диде Багат.

Халык мәхкәмә барышын урамга куелган телевизордан күзәтә
Мөбәрәккә мәхкәмә башланган көнне Каһирә үзәгендәге Тахрир мәйданына хәрбиләр китерелде. Аңа кадәр мәйданнан илдә тизрәк демократик үзгәрешләр таләбе белән чатырлар корганнар куылган иде.

Ел башыннан бар гарәп дөньясында демонстрацияләр үткән илләр арасында Мөбәрәк мәхкәмә каршына баскан беренче элекке президент булды.

Тунисның элекке башлыгы Зин әл-Габетдин Бин Галидан аермалы буларак, Мөбәрәк үз илендә калып үләргә вәгъдә иткән иде.

Бин Гали хакимияттән алып ташлангач Согуд Гарәбстанына качарга мәҗбүр булды. Үзеннән башка гына узган мәхкәмәдә аны гомерлек төрмәгә ябу карарын чыгардылар.
XS
SM
MD
LG