Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Молдовадагы Гагауз автоном төбәгендәге мәктәпне тәмамлаучыларның 10%-ка якыны быел дәүләт теле булган румын теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыра алмаган. Төрки телле булып та, күбрәк урысча сөйләшкән гагаузлар белән Молдова хакимияте арасында каршылык арта.

Румын теле һәм әдәбиятыннан уңмаган укучыларга имтиханны тагын бер бирү мөмкинлеген сорау өчен Гагауз автоном төбәгенең башлыгы Михаил Формузал һәм бер төркем вәкиллек тиз генә җыенып Молдова башкаласына мәгариф министры янына юл алды.

Министр Михай Шляхтицкий шушы хәлләр уңаеннан румын теленең дәүләт теле буларак ил бөтенлеген саклау өчен бик мөһим булуын әйтте.

“Һәрбер илдә дәүләт теле бар. Аны белмичә генә үзеңне танытып яисә “кеше” булып булмый. Башка илләргә караганда, башта үз илеңдә танылырга кирәк”, ди ул.

Шляхтицкий шулай ук гагауз вәкиллеге белән очрашу вакытында румын теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен комплекслы программа булдыручы эшче төркем төзүгә килеште.

Мохтаҗлык румын телен өйрәнүгә китерә

Гагауз Молдованың көньягындагы авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Фәкыйрь саналган бу төбәктә 160 мең халык яши. Төрки телле бу халык әлеге урыннарга мең ел элек килеп утырган.

Гагауз, урыс һәм румын телләре автоном төбәкнең дәүләт телләре саналса да, халыкның күбесе урысча сөйләшүче православлар. Җирле мәктәпләрдә урысча укыталар, гагаузларда молдованнарга карата фикер шәптән түгел.

Кишиневта яшәүче һәм эшләүче 30 яшьлек гагауз Виктор Фурманджи румын телен башкалада эш тапканнан соң гына өйрәнә башлавын әйтте.

“Анда нигездә урыс мәктәпләре. Әгәр эш килеп чыкмаса мин дә белмәс идем”, ди ул.

Ә 25 яшьлек Валентина Капинарлы да румын телен Кишиневка күченгәннән соң гына өйрәнүен әйтә. Ул гагауз халкының румын теленә каршылыгын үзләрен халык буларак саклап калу, Кишиневка буйсынырга теләмәү белән аңлата.

Төркиягә караганда Русия якынрак

Советлар берлеге таркалганнан соң, гагаузлар Молдовадан мәгариф, мәдәният, дәүләт акчаларын куллану һәм социаль иминлеккә хокук бирә торган автономия казана алды.

Моннан тыш, гагауз шәрабын төп сатып алучылардан булган Русиядән тыш, бу төбәк Төркия белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып бара - инде әйтелгәнчә, гагаузлар хәзер православ динендә булса да, тарихы һәм теле ягыннан төрки.

1994 һәм 1998 елларда автоном төбәктә Төркиянең элекке президенты Сөләйман Демирел булып китте. Төркия илчелеге, Әнкарадагы кооперация һәм үсеш агентлыгы 1991 елдан башлап зур финанс һәм акчалата ярдәм күрсәтеп килә. Мәгариф һәм мәдәният программаларын алмашу нигезендә Әнкара гагаузларның төп иганәчесе булып тора. Төркия ярдәмендә халыкта әзме-күпме гагауз теленә кызыксыну артты. Ләкин Русия барыбер өстенлек алып тора, бу үзара аралашуда да урыс теленең өстен булуында чагыла. Гагауз хакимиятнең интернет сәхифәсендә дә гагауз телендәге бүлек буп-буш. Анда бары урысча гына язылган.

Молдова мәгариф министры Шляхтицкий сүзләренчә, җирле халыкның румын мәдәниятенә каршы торуы да шул урыс тәэсире белән аңлатыла.

Төркия һәм Русиягә укырга бармакчылар

Гагаузның җирле басмалары исә румын телен һәм әдәбиятын тапшыра алмаган 92 студентның күпчелеге Русия һәм Төркия югары уку йортларына керәчәк дип яза. Әгәр мондый каршылыклар киләчәктә артса, бу гагаузларның Молдовадан тагын да читләшүенә китерәчәк.

Кишиневтагы сәяси белгеч Игорь Ботан сүзләренчә, 1995 елгы автономия турындагы канун кабул ителгәннән соң, мәгариф өчен җаваплылык Гагауз хакимияте карамагына күчте.

“Бу проблема Гагаузия мәгариф министрлыгы һәм андагы оешмаларга барып терәлә. Алар үз эшләрен тиешлечә башкара алмый. Хакимиятнең мондый низаглар булдырмавы өчен тиешле карарлар кабул итүе зарур”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG