Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәндәс Сафиуллин: "ГКЧП булмаса, бу хәлгә төшми идек"


1991 елның август фетнәсе, ГКЧП. Советлар Берлеге язмышын хәл иткән сәяси борылышка – 20 ел. Бу уңайдан “Азатлык” радиосы “Татарстан август фетнәсендә” дип аталган истәлекләр сәхифәсен башлый.

18-21 август көннәрендә Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен ГКЧП төзеп, фетнә – путч китереп чыгара.

Татарстан 1991 елның 20 августында мөстәкыйль рәвештә Суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга тиеш иде. Әмма фетнә аркасында Татарстан да, башка республикалар да килешүгә кул куя алмады.

1991 елның декабрендә Советлар Берлеге таркалгач, Татарстан башка республикалар кебек тулы дәүләт бәйсезлегенә ирешмәде. Килешүгә шулай ук Беларус, Казакъстан, РСФСР, Таҗикстан, Үзбәкстан кул куярга тиеш була.

Иң гаҗәбе: Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев ГКЧП барган көннәрдә Кырымдагы Форос дачасында ял итеп яткан була. Ә шул ук вакытта РСФСРның Ельцин җитәкчелегендәге хакимияте ГКЧПны танымый, аңа турыдан-туры каршы чыга, халыкны күтәрә.

Шул вакытта Борис Ельцин шактый таныла. ГКЧП башлангач, Горбачевны да сак астына алалар. Дөрес, фетнә бастырыла, анда катнашучылар кулга алына. Советлар Берлегенең эчке эшләр министры Борис Пуго хәтта үзен атып үтерә. Монысы – бер хәл.

Бу көннәрдә Татарстан ничек яшәгән соң? Бәйсез саналган республика җитәкчеләре нишләгән? Халык фетнәнең сәяси борылыш булуын аңлаганмы? Бу турыда Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин белән сөйләштек.

Фәндәс әфәнде, фетнә турында ничек ишеттегез? Бу вакытта нинди чаралар күрергә кирәк, дип уйладыгыз?

– Бу турыда Азнакайда ишеттем. Моны фетнә дип, илдә зур үзгәрешләр буласын алдан сизеп, борчылып кабул иттем. Фетнә үтеп, Мәскәүдәге яңа хакимият тәртип урнаштыра башлагач, кемне төрмәгә утыртып, кемне төрмәгә утырып дигәндәй, безнең Татарстанга, аның җитәкчеләренә каршы һөҗүм башланды.

ГКЧП моңа сылтау итеп файдаланылды. Татарстан җитәкчеләренә, фетнәне яклап чыктылар дигән сылтау белән, җинаять эше ачарга ниятләделәр, кулга алу, төрмәгә утырту ихтималы да бар иде. Рескомның беренче секретаре Идиятуллинга каршы җинаять эше ачтылар.
Фәндәс Сафиуллин
Шул көннәрдә Югары Советның сессия утырышы узды. Мин монда фетнә хәбәрен әйттем. ГКЧПда Татарстанның катнашы булмаса да, Мәскәүдәге җиңүчеләр безнең җитәкчеләргә каршы көрәш, хәтта кулга алу эшләре башлап җибәрделәр, дип белдердем.

Шуңа җавап итеп Татарстан эчке эшләр министрлыгын, прокуратураны – көч структураларын республика карамагына гына күчерү тәкъдимен көн тәртибенә керттердем. Ягъни Русиядән бәйсез итеп. Моны күпчелек депутатлар яклап чыкты.

Әмма карар кабул ителеп тормышка ашырылмады. Эш монда түгел иде. Иң мөһиме: әлеге мәсьәләне карау сәяси әһәмияткә ия булды. Нәтиҗәдә җитәкчеләрне эзәрлекләүне туктатырга мәҗбүр булдылар. Шуның аркасында бер җитәкче дә кулга алынмады.

29 августта узган Югары Совет утырышына РСФСР дәүләт киңәшчесе Сергей Шахрай килде. Ул президент Миңтимер Шәймиевне һәм башкаларны, ГКЧПны яклауда гаепләп, кулга алырга исәпләде. Шулай да Ирек мәйданындагы халык төркеме һәм депутатлар моңа юл куймады.

Үзебез сайлаган президентны кирәк булса, үзебез алырбыз дип, чыгышлар ясадык. Шуннан соң Шахрай тыныч кына китеп барды. Әмма җитәкчеләрне яклаган милли хәрәкәтне берничә елдан бинасыннан да куып чыгардылар.

Татарстан, Беларус, Казакъстан, РСФСР, Таҗикстан, Үзбәкстан 1991 елның 20 августында мөстәкыйль рәвештә Суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга тиеш иде. Фетнә бу килешүне булдырмау өчен башланды дигән фикер дөресме?

– Бу – тарихи чынбарлык, бернинди дә гипотеза түгел. Татарстан бу килешүгә союздаш республика буларак кул куярга тиеш иде. Татарстанга союздаш республика исемен бирдертмәү өчен ГКЧП оештырылды.

Фетнәгә бер атна кала Казан-Мәскәү арасында шартнамә турында сөйләшүләр башланды. Мин ул делегациядә бар идем. Җитәкчебез Василий Лихачев булды. Русия ягын Геннадий Бурбулис җитәкләде. Башта алар берлек килешүендә Татарстанны Русия эчендә калдырып, кул куйдыру ягын карады. Без моның белән килешмәдек.

Иң кызыгы: сөйләшү барган көннәрнең берендә Бурбулис илдә зур үзгәрешләр булуын әйтеп куйды. Без моңа әллә ни игътибар итмәдек. Шулай да кунакханәгә кайткач, ни булыр икән дип, үзара бәхәсләшеп алдык.

Безгә бу турыда ник әйтүен фаразларга гына кала. Анысын әйтә алмыйм. Әмма ГКЧП оештырыласы Русия җитәкчеләренә билгеле булган. Чөнки Бурбулис – РСФСРның дәүләт секретаре, Ельцин исеменнән эш алып баручы кеше. Димәк, бу ике як өчен дә сер булмаган. Бер як әзерләнгән, икенче як белеп торган.

Тагын бер мәсьәләгә тукталыйк әле. Сез Миңтимер Шәймиев ГКЧПны яклап чыкмады дигән фикер әйттегез. Шулай да ул Мәскәүгә барып, Советлар Берлеге Югары Шурасы рәисе Анатолий Лукьянов белән очраша.

Шуннан соң Казанга кайткач, ГКЧПны яклаган белдерү игълан итә. Мисал өчен, матбугатта цензура урнаштырыла, митинглар тыела. Шәймиев ГКЧПны якладымы-якламадымы? Татарстан бәйсез булса да, имансыз Русия системасының бер шөребе генә булып калганмы?


– Әгәр Татарстан дәүләт булса, ГКЧПны яклау-якламау турында фараз кылып булыр иде. Без бит Русиянең субъекты. Яңа хакимият тәртип урнаштырып, искесе берни эндәшмәгәндә, Татарстан үзенә зыян салмаган сәясәтне үткәрергә тиеш иде.

Мәсәлән, ГКЧПны якласак, җиңүчеләр безне бетерә иде, тегеләр ягына чыксаң, ГКЧП безне юк итә иде. Шуңа күрә сәясәттә яраклашу дигән нәрсә булмыйча калмый иде. Монда башта вазгыять та ачык булмады. Горбачев та активлык күрсәтмәде.

Аны дачасында кулга алалар. Авыру сәбәпле эшеннән алынды дигән рәсми хәбәр бирәләр.

– Горбачев та берни эшләмәгәндә, битараф булып ятканда, Татарстан нинди активлык күрсәтә ала? Әгәр Советлар Берлеге җитәкчелеге фетнәчеләргә карамыйча, берлек килешүенә кул куябыз дисә, бу чакта башка хәл булыр иде.

Әмма кайсы як җиңсә дә, Татарстанга каршы була иде. ГКЧПда Татарстан гаебе бар дип санамыйм. Монда кулга алулар, репрессияләр булмады.

Горбачев һәм Ельцин каршылыгына килгәндә, алар бу эшләрне киңәшеп башкарды микән?

Алар бер юнәлештә – Советлар Берлеген җимерү юлында булгандыр. Борис Ельцинның үзенең шәхси мәнфәгатьләре бар иде. Аның иң зур хуҗа буласы килде. Шуңа Советлар берлеген бетерде, чөнки турыдан-туры ил президентын алып ташларга көче җитми иде.

Советлар Берлеге таркалу Татарстан өчен иң зур фаҗига булды. Советлар Берлеге сакланып калса, Татарстан союздаш республика булып, бәйсезлек турындагы декларациядә күп мөмкинлекләрне тормышка ашыра ала иде.

Бүгенге хәлгә төшми идек. Геополитик яктан Советлар Берлегенең таралуы Татарстанның суверенлыгын юкка чыгара торган бик зур бәла булды.
XS
SM
MD
LG