Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:28

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (34)


Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр

Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр


Ачлык һәм мохтаҗлык

Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, Русиядә хәрби икътисад режимы гамәлгә ашырыла. Эре җирбиләүчеләр, кредит алу мөмкинлекләре чикләнгәнлектән, җитештерү күләмен киметергә мәҗбүр була. Икътисадчылар ашлык бәяләре күтәрелү җирбиләүчеләрне җитештерү күләмен арттырырга мәҗбүр итәр дип фараз кылса да, исәпләре бик дөрес булып чыкмый. Чөнки рус ширкәтләренең хисапларына караганда, сугыш елларында 1 миллиард 256 миллион сум кредит бирелсә дә, аның иң зур өлеше - 920 миллион сумы (ягъни 73,2%) завод-фабрика төзүдә һәм машина төзү сәнәгатендә кулланылган. 1916 елда заводларда җитештерелгән продукциянең 80% армиягә тапшырылган.

Сугыш экспортка да зур зарар китерә. 1913 елның гыйнварыннан башлап 1914 елның июненә кадәр экспорт күләме 1 миллиард 470 миллион сум тәшкил итсә, 1914 елның июль-августы эчендә 279 миллион сумга кадәр кими. Дөнья базарының Русия өчен ябылуы күмер, нефть, тимер кебек чималның кытлыгына китерә. Моңа бәйле рәвештә акчаның кыйммәте төшә, яшәү исә кыйммәтләнә.

Әгәр 1913 елда Русия сәнәгате 5,621,000 сумлык продукция җитештергән булса, 1917 елда бу сан нибары 4,344,000 сум тәшкил итә. Тик завод-фабрикаларда эшче саны гына 16% арта. Игенчеләрнең зур өлеше армиягә алына, авыл хуҗалыгында батракларга ихтыяҗ зур була. Бу шартларда таякның авыр башы хатын-кызларга һәм балаларга төшә. Илнең 27 губернасында 13,200,000 хатын-кыз һәм нибары 8,400,000 ир-ат эшли. Ләкин моңа карамастан, сугышның беренче елларында авыл халкының тормышы бераз җиңеләя.

Гаскәргә алынган ирләр өчен түләнгән компенсацияләр белән крестьяннарның уртача кереме 2-3 тапкыр арта. Әмма шуның белән бергә әйбер сатып алу бик кыенлаша. Бигрәк тә дошман армиясе басып алган яисә оборона максаты белән армия идарәсе астына кергән өлкәләрдә тормыш шартлары авырая. Бу исә халыкта ризасызлыкны арттыра. Сугышның соңгы елларында аеруча шәһәр җирендә халыкның мохтаҗлыгы чиккә җитә. Мәсәлән, "Камско-Волжская Речь" газетасының 1917 елда 13(26) июнендә чыккан санында, Казанда мөселманнарның азык-төлек комиссиясе бинасын басып алып, ашамлыкны тигез рәвештә бүлүне таләп итүләре турында хәбәр бирелә. Ачлык турындагы хәбәрләр башка урыннардан да, шул исәптән Фирганәдән дә килә.

Казанда халык бөтен июнь ае буена диярлек тынычсызлык күрсәтә. "Сибирия" газетасы хәбәр итүгә караганда (73нче сан, 16 июль 1917) шәһәрдә бер төркем татарлар, кулларына кызыл байраклар тотып, икмәк һәм шикәр таләп итәләр һәм губерния идарәсе бинасына кадәр демонстрация ясап баралар. Җыелган халык солдатлар тарафыннан таратыла. Кыйммәтлелек һәм кытлык бер-ике айдан соң тагы да арта. Июль аенда бер фунт (ярты кило) икмәкнең бәясе 25 тиенгә кадәр җитә. Анысын да әле бары махсус документ белән генә алу мөмкин була. Шикәрне сату исә бөтенләй туктатыла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG