Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (35)


Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Икенче рәттә сулдан дүртенче - Ильяс Алкин. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр.
Бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Икенче рәттә сулдан дүртенче - Ильяс Алкин. Шигардә "Яшәсен мөселман хәрби көрәш революцион солдатлар" дигән сүзләр.
Автономия турында карар: Казанда өч корылтай

Сәяси, икътисади һәм социаль авырлыклар дәвам иткән шартларда Русия төркиләре дә үзләре өчен чыгыш юллары эзли башлый. Казанда Хәрби Шура, дин әһелләре һәм II Бөтенрусия мөселманнары корылтайлары бер үк көннәрдә диярлек үтә. Асылда болай булу баштан ук махсус уйланылмый. Эш шунда ки, өч корылтайның һәрберсе өчен дә Казан иң кулай урын була. Аларның бер үк көннәргә туры килүе, әлбәттә, сәяси үзгәрешләрнең тизлеге белән бәйле була, ягъни мөселман җәмгыятенең һәр катламы, вәзгыятькә карап, ашыгыч рәвештә, кирәкле карарлар кабул итәргә мәҗбүр була. Ә

Бу дәвердә Русия төркиләре арасында бердәмлек булган дип әйтү кыен. Һәр төбәк үз проблемнарын үзе чишәргә тырышкан. Өстәвенә, бербөтен дип күренгән этник берәмлекләр эчендә дә төрле сәяси карашлы төркемнәр пәйдә була. Идел-Уралда төрки социалистлары агымы барлыкка килү белән генә эш бетмичә, Зәки Вәлиди җитәкчелегендә "башкортчылык" хәрәкәте башлана. Казандагы корылтайлар нәкъ менә шундый шартларда үткәрелә.

Һичшиксез, Казан корылтайларының иң мөһиме – "Мөселман гаскәрләр (гаскәриләр) корылтае". Чөнки ул хакимиятне үз кулыңа алуны шактый җиңелләштерә торган кораллы көчкә ия була.

Мөселман гаскәрләре (17-22 июль, 1917)

1914 елда сугыш башлангач, гомуми мобилизация игьлан ителә. Рус армиясендә тыныч вакытта ук хезмәт иткән мөселманнарга тагы бик күп диндәшләре өстәлә. Ул заманнарда Дала һәм Төркестан губерналары махсус статуска ия була, шуңа күрә үзбәк, казакъ кыргыз, төрекмән, каракалпак һәм таҗиклар армиягә алынмый. Шулай булгач, гаскәрне башкортлар, кырым татарлары, Төньяк Кавказ мөселманнары һәм күпмедер азәрбайҗаннар тәшкил иткән. Моннан тыш, кайбер милләтләрнең исеме белән аталса да, төзелеш буенча һич милли булмаган хәрби берләшмәләр дә булган.

Александр Керенский
1914-1917 еллар эчендә югарыда телгә алынган халыклардан 1 миллион чамасында кеше солдатка алына, шуларның берничә йөз меңе һәлак була, яралана яки әсир төшә. Гомумән алганда, рус армиясендәге мөселман гаскәриләр кимсетелгән, начар мөгамәләгә дучар булган һәм, әлбәттә, сугышның соңгы елларында алар бу хәлгә ифрат дәрәҗәдә ризасызлык күрсәткән.

Герман сугышының төрле фронтларында катнашкан мөселман төрки хәрбиләре, инкыйлаб башлангач, руслар кебек үк, оешу чараларын күрә башлый. Кенәз Львов кабинеты отставкага киткәннән соң, хөкүмәт башлыгы булган Керенский, һич көтелмәгәнчә, сугышны дәвам иттерергә карар кыла. Мәскәү һәм Казан хәрби бүлгеләрендә мөселман офицерлары һәм солдатлары 1917 елның 15-25 июлендә Казанда Мөселман Хәрби шурасын җыюны карарлаштыра. Керенский, ил сугыш хәлендә, җыелышлар вакыты түгел дип, мондый сәяси эшчәнлекне тыеп торган.

Шуңа карамастан, мөселман хәрбиләре, украиннар кебек үк, җыелышачакларын премьер-министрга белдерә. Ул вакытта инде төрле төбәкләрдә мөселман хәрби бүлекләре төзү омтылышлары да күренгәли. Мондый бүлекләрнең беренчесе Екатеринбургта оештырыла. Акмәчеттә 2 мең кырым татары милли гаскәри берләшмә төзергә теләк белдерә. Ләкин командир бу ниятләренә каршы чыккач бөтен кирәк-яраклары белән шәһәрдәге татар мәктәбе бинасына чигенәләр.

Ильяс Алкин
Керенский Мөселман хәрби корылтай үткәрүне тыйганнан соң, Казанда алдан чакырылган 1 мең кеше урынына 200 делегат кына җыела ала. Корылтайга Хәрби Шура башлыгы Ильяс Алкин рәислек итә.

I Дәүләт Думасы депутаты Сәетгәрәй Алкинның дүрт улының (Даут, Сәргаскәр, Җиһангир) икенчесе Ильяс Алкин, һичшиксез, гадәттән тыш сәләтләргә ия һәм шул ук вакытта катлаулы холыклы булып үсә. Сугыш башланганда нибары 19 яшендәге Алкин прапорщик дәрәҗәсендә армиядә хезмәт итә. Февраль инкыйлабы башлану белән, ул мөселман хәрбиләре арасында мөһим урын тота. Иҗтимагый эшчәнлеккә сәләте зур булуына бер дәлил - 23 яшьлек Ильясның Милли Шурага сайлануы. Әлбәттә, монда аның Хәрби шураның рәисе булуы да зур роль уйнаган.

I Бөтенрусия мөселман гаскәриләре Шурасы 1917 елның 17(30) июлендә Казан шәһәр театры бинасында ачыла. Шулай итеп, Керенскийның 2 июльдә үк корылтайны уздыруны тыярга әмер итеп Казан хәрби округы башлыгы Коровиченкога җибәргән боерыгы Хәрби Шураның планын җимерә алмый. Әлбәттә, Русия хәрби министрлыгының чаралары да эзсез калмый. Ул, хәрби бүлекләрдә корылтайга сайлаулар үткәрүне тоткарлавы белән чикләнмичә, инде рәсми рәвештә делегат булып сайланган хәрбиләрнең Казанга баруларын булдырмас өчен, төрле ысуллар куллана. Нәтиҗәдә кайбер мәгълүматларга караганда, корылтайда нибары 162 делегат катнаша алган.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG