Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (37)


Мәскәү Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Мәскәү Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Бөтенрусия мөселманнары голәма нәдвәсе (18-26 июль, 1917)

Казанда Хәрби Шура корылтае дәвам иткән көннәрдә Мәскәү корылтаенда мөфти итеп сайланган Галимҗан хәзрәт Баруди белән казыйларның әйдәләве белән 18-26 июльдә (31 июль-8 август) Бөтенрусия мөселманнары голәма* нәдвәсе** исеме белән дин әһелләре корылтае үткәрелә. Анда Идел буе, Кырым, Кавказ, Төркестан, Себер һәм Кыргызстаннан (Дала губернасы яки Казакъстан) 200дән артык делегат катнаша.

Нәдвәнең көн тәртибе түбәндәгечә раслана:
  1. Бөтенрусия мөселманнары руханиларенең уртак оешмасын төзү.
  2. Мәдрәсәләрнең хәле һәм дин әһелләренең белеме.
  3. Учредительное Собрание сайлауда дин әһелләренең вазифаларын билгеләү.
  4. Дин әһеллләре оешмасының низамнамәсен (уставын) әзерләү.
  5. Җәмәгать оешмалары төзү һәм аларның вазифалары.
  6. Милли ял көннәрен билгеләп раслау.
  7. Дин әһелләренең сәяси вазифалары.
  8. Дин әһелләренең матбугат органын оештыру.
  9. Бөтенрусия мөселманнары корылтаена әзерләнү.
  10. Милли оешмаларны дини оешмалар белән берләштерү.
Оренбур Мөселман рухани Идарәсе (Мәхкәмәи Шәргыя) бу корылтайдан элек үк мөселманнар җомга көннәрне ял итәргә тиеш дип карар чыгаргач, рус эшкуарлары белән мөселман эшчеләре арасында бәрелешләр булып ала.

Әйтергә кирәк, корылтайга Русиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре арасында фикри берлек булмый. Бигрәк тә Урта Азиядән, Кавказдан килгәннәр арасында артыгы белән консерватив муллалар күпчелек тәшкил иткән. Аларга Идел буеннан һәм Кырымнан кадимчеләр дә кушылган.

I Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда хатын-кызларга хокуклар бирү турында кабул ителгән карарлар мөселман җәмгыятендә дә төрлечә аңлауга һәм практик хәрәкәтләргә юл ача. Кайбер хатыннар ирләренә "моңарчы балаларны мин карадым, хәзер инде син кара!" дип әйтә, төрле хатын-кыз комиссияләре никах тәртипләренә тыкшына, бастырып чыгарган белешмәләрдә хатын-кызларны котырта башлыйлар. Әлбәттә, бу хәлләр Төркестан, Кавказ һәм башка төбәкләрдә мөтәгассыйп (фанатик) муллаларның тегермәненә су коя.

Казандагы Дин әһелләре корылтаенда каралган иң баш авырттыргыч тема, мөгаен шул хатын-кыз белән ир-ат арасындагы мөнәсәбәтләр була. Мөфтилек аятьләр һәм хәдисләр ярдәмендә мәсьәләне яңа яссылыкта аңлатып, чагыштырмача урта бер юлдан барырга тырыша. Хатыннар җәмгыяте моны үз хокукларына һөҗүм дип бара һәм мөселман социалистларның котыртуларына бирелеп катгый позицияләрдә тора. Мөтәгассыйп, кадимче муллалар, үз нәүбәтендә, хатын-кызларыбыз шәригатьне аяк астына салып таптадылар, ирләрне кол итәргә телиләр, хәзер инде Европадагы кебек, хатын-кызлар тормышыбызга идарә итәчәк дип, татулашу мөмкинлеген бетереп ташлый яза.

Галимҗан Баруди (1857-1921)
Галимҗан Баруди (1857-1921)
Мәсьәләнең бик җитди төс ала баруын күргән мөфти Галимҗан Баруди дин әһелләре корылтае сәркәтибе Габдулла Апанаев белән Гаяз Исхакыйны Казан хатыннар җәмгыяте башлыкларына җибәрә, аларга хатын-кызлар белән уртак позиция табу вазифасын йөкли. Гәрчә җәмгыять әгъзалары арасында хатын-кыз хокукларын яклау өчен хәтта большевиклар белән дә хезмәттәшлек итәргә ризалык күрсәтүчеләр булса да, делегация җәмгыятьнең рәислегенә җибәреп, Баруди үзе корылтайда конструктив чыгыш ясарга әзерлеген белдерә. Нотык сөйләнәчәк көнне көтмәгәндә зал хатын-кызлар һәм солдатлар белән тула.

Бу партияне Мөселман социалистлар комитеты әзерләгән була. Фетнә көч-хәл белән бастырыла. Килешмәүчеләр залдан чыгып киткәч, хатын-кыз мәсьәләсе һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышу була һәм уртак карарга киленә. Вакыйганың игътибарга лаеклы ягы шул: большевиклар белән хезмәттәшлек иткән ханымнар арасында Гайшә Акчурина, Мәрьям Гобәйдуллина, Гайшә Апанаева кебек бай кызлары була. Моның сәбәбе итеп көнбатыш ысулында белем алган бу яшь хатыннарның үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белмәүләрен, үзләрен феминист хатыннар кебек тотуларын күрсәтергә кирәктер.
_________________________
* голәма – дин галимнәре
** нәдвә – киңәшмә, җыелыш

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG