Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (38)


Казан, XX гасыр башы
Казан, XX гасыр башы
Бөтенрусия мөселманнары корылтае (21-31 июль, 1917)

Милли Шура карары нигезендә бу корылтай 21 июльдә (3 августта) Казанда ачыла. Аңа чама белән 200 кеше җыела. Шунысын да әйтү лязем: төрки халыкларның һәрберсе үз проблемнары белән мәшгуль булганлыктан, I Корылтайда "федерация" мәсьәләсенә төрле караш булуы ачыкланганлыктан, Русиянең сәяси хәле тагын да катлаулырак төс алганлыктан, һәм башка кайбер сәбәпләрдән җыенда Идел-Урал делегатлары зур күпчелек тәшкил итә. Башкалары – Нәҗип Йосыф җитәкчелегендәге берничә кешелек Төньяк Кавказ вәкиллеге һәм шул чамада ук кырымлылар.

Кыргыз-казакъларның шул ук көннәрдә үз корылтайлары булу сәбәпле, алар берничә көнгә кичегеп киләләр. Төркестаннан байтак була. Тик, Мәскәү корылтаенда катнашкан 980 кешедән соң Казан корылтае 200 делегаты белән, әлбәттә, күләгәдә кала. Икенче яктан, II Корылтай күпкә җитдиерәк атмосферада уза. Аның эшендә төрле-төрле сәяси агымнарның вәкилләре катнаша.

Корылтайны котлаулардан башлыйлар һәм беренче булып тәбрик сүзе белән Украина Үзәк радасы (Парламенты) вәкиле Барановский чыга.

Чыгышлардан соң II Бөтенрусия мөселманнары корылтаеның президиумы сайлана. Анда түбәндәге кешеләр керә:

  • Фатих Кәрими (Милли Шура)
  • Садри Максуди (Милли Шура)
  • Гаяз Исхакый (Милли Шура)
  • П.Солтангалиева (Русия мөселман хатын-кызлар оешмасы башкарма комитеты)
  • Г.Сөләйманов (Оренбур рухани идарәсе)
  • Г.Салихов ( Милли Шурада эшчеләр вәкиле)
  • С.Салихов ( игенчеләр вәкиле)
  • Г.Токымбәтов (Мөселман Хәрби Шурасы, солдатлар вәкиле)
  • Газиз Гобәйдуллин (галимнәр вәкиле).

Милли-мәдәни мохтариятне игълан итү (22 июль, 1917)

22 июльдә (4 августта) Казанда үткәрелгән хәрби, дини һәм II Бөтенрусия мөселманнары корылтайлары делегатларының утырышы уза. Аңа бик зур әһәмият бирелә, чыннан да, тарихи бу җыелышта, провокацияләргә юл куймау максатыннан, һәртөрле чаралар күрелә. Мәсәлән, мөселман социалистлары вәкиле Галимҗан Ибраһимов һәм аның иптәшләре, утырышта чуалчыклык китереп чыгармау өчен, кисәтеләләр. Җыелышның тыныч төстә узуын тәэмин итү вазифасы Хәрби Шура әгъзаларына йөкләнә. Алар утырыш узачак Казан театрының һәр ишегенә кораллы кизүләр куя.

Милләт тарихында гаять әһәмиятле вакыйга булачагын аңлап, театр бинасы янына меңләгән Казан мөселманнары җыела.

Садри Максуди
Утырышны яңа мөфти Галимҗан Баруди Коръән укып ачып җибәрә. Укыган аятьләрне ул дин һәм милләт өчен шәһит киткәннәрнең рухына багышлый. Көтелгән мизгел җитә. Садри Максуди үзе язган Милли-мәдәни мохтарият декларациясен игълан иткәннән соң, зал алкышларга күмелә. Һәммәсе аягүрә басып беравыздан тәкъбир әйтә башлый. Бина тирәсендәге халык та тәкъбиргә кушыла. Залда шатлык һәм сөенечне белдергән тавышлар бераз тынганнан соң, уртак утырышта катнашкан кешеләр Учредительное Собраниене дә көтмәстән, "Эчке Русия мөселманнары өчен милли-мәдәни мохтариятне" гамәлгә ашыру карары кабул итә.

Милли-мәдәни мохтәриятнең оешмаларын төзү белән бәйле конституция проектын әзерләү эше Казанда дәвам иткән II Бөтенрусия мөселманнары корылтаена тапшырыла. Шуннан соң Әхмәд Салихов белән бер хәрби делегат 22 июльне Идел буенда милли бәйрәм сыйфатында игълан итәргә кирәклеге турында тәкъдим кертәләр. Ул бертавыштан кабул ителә.

Олуг уртак мәҗлес тәмамлангач, хәрби оркестр милли маршлар башкара, алдан әзерләнгән байрак та күтәрелә. Бу тарихи вакыйгада катнашкан кешеләр мохтариятне сакларга сүз бирәләр, бер-берсен котлыйлар, кочаклашалар. Татар халкының бу рухи күтәренкелеген аңлау мөмкин, әлбәттә. 1552 елда Казан ханлыгын руслар яулап алганнан соң, (ягъни 365 елдан соң) беренче тапкыр милләтнең хәрбиләре, дин әһелләре, эшче-крестьяннары, зыялылары хөррият шартларында бергә җыелып, элек күз алдына да китерү кыен булган автономияне игълан иткәннәр (бәлки, шуңа охшаш дулкынлану һәм шатлык 1990 елда, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң 438 ел үткәч Татарстан җөмһүриятенең суверенитетын игълан иткәндә дә кичерелгәндер).

Чыннан да, 1917 елның 22 июле бик мөһим дата була. Мөселман социалистлар комитеты, шул исәптән, аның җитәкчеләреннән берсе Мулланур Вахитов, Милли-мәдәни мохтариятнең игълан ителүен котлыйлар. Бераз соңрак большевик партиясендә күренекле урын алачак Галимҗан Ибраһимов исә "демократларыбыз 22 июльне милли бәйрәм сыйфатында кабул итәргә тиеш" дип яза.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG