Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:24

Татар яшьләре интернетта да татар булып кала


Татар яшьләре көннәре. "Идел" җәйләве, 2011 ел

Татар яшьләре көннәре. "Идел" җәйләве, 2011 ел

Быел 21 нче тапкыр Татар яшьләре көннәре үткәрелде. Төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләре берничә көн дәвамында аралашты, фикер уртаклашты, яңа тәҗрибә туплады. Аралашуларын дәвам иттерүдә аларга интернеттагы битләре, интернет-радио һәм пәрәвездәге башка проектлары ярдәмгә килә.


Халыкның киләчәге яшьләрдә диләр. “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән быел 21нче тапкыр татар яшьләре бергә җыелды. Әлеге үзәк инде күп ел рәттән татар яшьләрен күрештерә, таныштыра, дуслаштыра һәм бу өлкәдә бик зур эшләр башкарып килә.

Безнең бүгенге тапшыруыбыз да нәкъ менә Татар яшьләре көннәре һәм татар яшьләренең интернет челтәрендә дөньякүләм эшчәнлеге турында булыр. “Идел” яшьләр үзәгенең директор вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхфәтуллина, Татар яшьләре көннәрендә катнашкан яшьләр белән сөйләшәбез.

Раил Гатауллин. Иң башта Татарстанда, Казанда җыелган яшьләрнең планнары, максатлары белән кыскача таныштырып китсәгез икән.

Ләйсән Төхфәтуллина. Бүгенге көндә үз төбәкләрендә иң актив дип табылган татар яшьләре белән монда бер атна дәвамында үзара фикер алышып, булган проблемаларны чишү юлларын эзләп, башкалар белән тәҗрибә уртаклашып яшибез. Чит төбәкләрдә шундый актив эш алып барганнары өчен әлеге яшьләргә бик сокланып карыйбыз, аларга бик рәхмәтлебез.

Ләйсән Төхфәтуллина
Раил Гатауллин. Татар яшьләре көннәрендә заманча технологияләр белән кызыксынып яшәүче яшьләр белән бераз таныштык. Алар арасында аеруча кайсы төбәк вәкилләрен атап китәр идең?

Ләйсән Төхфәтуллина. Бүгенге глобализация шартларында татар милләтенә үз урынын саклап калу авыр дигән сүзләрне бик күп ишетергә туры килә. Ләкин нәкъ менә шушы глобализация шартларын үзләре өчен уңай якка борып, аңардан файдалана, куллана торган яшьләр бар һәм бу аларның бик отышлы яклары.

Бүгенге көндә бик күп төбәкләрдә эшләүче яшьләр оешмаларының аерым сайтлары бар. Анда алар һәрдаим үзләренең эшчәнлекләре турында да һәм, гомумән, үзләренең оешмалары турында менә дигән итеп мәгълүмат биреп бара. Шулар арасында, мәсәлән, Екатеринбур шәһәрендә, алай гына да түгел, Свердлау өлкәсе тармагы “Яшен” оешмасының сайты бик актив эшләп килә.

Билгеле, бәлки хәзерге вакытта заман таләпләренә 100%ка туры килеп бетмәгән сайтлар бардыр, ләкин аларда кызыксыну бар, аларда алга омтылыш бар. Әлеге юнәлешне үстерү өстендә алар бик яхшы эшли.

Раил Гатауллин. 100% камиллеккә беркайчан да ирешеп булмыйдыр инде, чөнки технологияләр гел яңара тора. Шуңа күрә монда борчылу урынына киресенчә шатланырга гына кирәктер. Инде хәзер сорауларны яшьләрнең үзләренә бирик.

Татар яшьләре көннәренә Татарстан республикасының күрше регионыннан килгән Чуашстанның яшь кызлары бар монда. Аларның берсе – Лилия Күпкәнова һәм икенчесе – Азалия Хәйретдинова.

Лилия Күпкәнова
Кызлар, менә сезнең Чуашстанда бик күп кенә эш алып барыла, татар халкы да аларны белеп тора. Урмай моңы, менә Шыгырдан үзенең Сабан туе белән билгеле булды. Ә менә интернет челтәрендә татар телендә яшьләр ниндирәк эшләр алып бара? Шул турыда сөйләп китсәгез иде.

Лилия Күпкәнова. Чуашстанда бик күп татар яши һәм һәр татар авылының үзенең сайты бар. Ул сайтларны булдыра алганча татар телендә алып барырга тырышалар. Бу сайтлар үз авыллары өчен үзенчә популяр.

Яшьләр дә бу эштә бик актив катна. Татар яшьләре көннәрендә безгә татар интернетына багышланган остаханә үткәрелде. Миңа болар бик файдалы булып тоелды. Чөнки, мәсәлән, безнең Чуашстанның Татар милли автономия сайтын татар теленә тәрҗемә итү минем хыялларымның берсе булып тора.

Раил Гатауллин. Димәк, сез Татар яшьләре көннәреннән үзегезгә дә зур файда алып, киләчәктә үз регионыгызда татар интернетын үстерергә исәп тотасыз.

Азалия, тагын ниләр әйтер идегез? Сез бит ул сайтны күпмедер дәрәҗәдә алып та бардыгыз дип хәтердә калган.

Азалия Хәйретдинова. Әйе, аны мин алып бардым. Бәлки минем үземнем ялгыш булгандыр: мин ул сайтны русча алып бардым. Чөнки урысча алып баруы миңа җиңелрәк һәм вакытны әзрәк ала. Ә аннан соң мин, татарлар гына түгел урыслар да кереп укыр, дип уйладым.

Азалия Хәйретдинова
Лилия әйтте инде сайтны татар телендә алып бару хыялы булуын. Мин Лилияне шул эшендә хуплыйм, сайтны татар телендә алып баруны да Лилиягә тапшырам.

Раил Гатауллин. Менә шуңа игътибар иттем: сезнең авыл сайтларында аралашу, гомумән, татар телендә алып барыла, миничатлар бар, фикер алышулар бар. Монда яшьләр җитәкчеләр белән турыдан-туры “Абый, кайчан боз шугалагы ясыйбыз?” дип, сайт аша фикерләшә, киңәшләшә.

Азалия Хәйретдинова. Әйе, шулай. Безнең сайтка – Урмай сайтына бик каты яшьләр керә, чатларда дискуссияләр алып баралар, проблемаларны хәл итәргә тырышалар. Һәрбер яңалык астында комментарий юлы бар, алар шул яңалыкларга үз фикерләрен дә яза. Бу бик яхшы.

Лилия Күпкәнова. Безнең башка илләрдән дусларыбыз бар, без һәрвакыт алар белән аралашып торабыз. Алар безгә әйтә: “Сезнең татар сайтларыгызны без карап, үз фикерләребезне калдырабыз”, диләр. Без моңа бик шатбыз.

Раил Гатауллин. Татар яшьләре көннәренең чираттагы кунагы – Самар өлкәсеннән килгән Рамил Фәрзетдинов дигән егет. Рамил, сезнең интернет челтәрендә эшләгән эшләрегезнең шактые турында ишеттек, беләбез. “Дуслар” интернет-радиосы турында, гомумән, сезнең – Самар яшьләренең интернет челтәрендәге эшчәнлеге белән таныштырып китсәгез икән.

Рамил Фәрзетдинов. Бу фикер безгә Сембер өлкәсеннән килде. Без дә шулай яшьләр белән бергә җыелышып, шушындый интернет-радио ясарга теләдек һәм аны “Дуслар” радиосы дип атадык. Көн дә музыка куябыз, аннары төрле мәгълүмат та китерәбез.

Рамил Фәрзетдинов
Милли ашлар турында, йолдызнамә турында, безгә Казаннан килә торган артистлар турында да шулай мәгълүмат бирәбез. Әлбәттә, без үзебез үткәрә торган чаралар турында да сөйлибез. Без үткәрә торган дискотекалар турында – яшьләргә ул кызык. Вконтакте сәхифәсендә битебез дә бар.

Раил Гатауллин. Рамил әйтеп китте инде: күп кенә тәҗрибәне Сембер өлкәсеннән алган дип. Ульян өлкәсеннән Татар яшьләре көннәрендә Галеев Тимур исемле егет катнаша. Тимур, Ульян өлкәсендә хәзерге вакытта татар яшьләре нинди эшләр башкара, гомумән, татар интернеты Ульян өлкәсендә – Татарстан республикасының күршесендә нинди үсештә, нинди ресурслар бар?

Тимур Галеев. Ульян өлкәсендә безнең “Яңа дулкын” яшьләр үзәге эшләп тора. Бик яхшы эшлибез, Аллага шөкер! Интернет-ресурслардан хәзер иң актуаль, иң күп кеше керә торган ресурс – ул ВКонтактедагы Ульян татар яшьләре группасы. Уртача көненә безне 300-350 кеше карый. Үзебезнең чаралар турында мәгълүматны шунда язабыз.

Шунда ук безнең блоглар, фикер алышулар бар, тавыш бирүләр уза. Майда интернет-технологияләр, медиа-ресурслар турында конференция уздырган идек. Шул вакытта өлкә автономиясе сайты турында сүз башланып киткән иде. Ул сайт бар, домен алынган, әмма яңартулар бөтенләй алып барылмый.

Без ул конференциягә дип, үзебезгә алган идек аны. Хәзер логин белән парольне бирергә тиешләр, һәм без яңача, яшьләр форматында аны яңартырбыз, дип уйлыйм.

Раил Гатауллин. Менә күп кенә эшләрне ВКонтактеда алып барабыз дип әйттегез. ВКонтакте хәзерге моментта 99%ка татар теленә тәрҗемә ителде. Сездән актив катнашучы буларак сорыйсыбыз килә: татарча интерфейсны кулланасызмы?

Тимур Галеев. Татарча аралаша торган яшьләр бар. Ләкин яшьләрнең кайберләре татар телен яхшы белеп бетерми, шуңа күрә алары урыс интерфейсында эшли. Кем татар телен белә – алар татар интерфейсында эшли.

Тимур Галеев
Без үзебез яшьләрнең өлкә фестивалендә татар телле интерфейсны тәкъдим иттек. Шуннан форумнарда язылган фикерләрдән шунысы ачыкланды: кемдер аңлап җитми, кемгәдер кызыклы була икән.

Үз казанышларыбыздан шунысын әйтеп үтәсем килә: яшьләр өчен татар теле дәресләр ачылды һәм һәр атна яшьләр бушлай татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри.

Безнең чаралар, безнең хәрәкәт турында “КайнарFM” дигән радиодан сөйлибез. Ул радио 2010 елны ноябрьдә беренче тапкыр интернетта эфирга чыкты. Без шул радионы алып барабыз һәм тыңлаучылар да бар, кызыксыну да бар. Планнарыбыз – 2011 елда атнасына 1-2 сәгать FM дулкыннарына да шул радио тапшыруларын чыгару.

Раил Гатауллин. Сезнең регион яшьләре башка регион яшьләре белән никадәр шулай аралашып яши? Бер-берсе белән интернет челтәрендә ничек аралаша? Нинди заманча технологияләр бар һәм Сембер өлкәсенең татар яшьләре моннан никадәр оста файдалана?

Тимур Галеев. Регионнар белән без бик дус. Татар яшьләре көннәренә рәхмәт. Яшьләр белән “в живую” танышасың һәм интернетта, форумнарда да җанлы аралашу бара башлый.

Инде “КайнарFM” дигән радио чыккан вакытта без башка төбәк битләренә дә сылтама җибәрә идек, алар үзләренең фикерләрен яза иде. Ул радионы үзгә регионнар да тыңлый. Интернетның бик зур бер плюсы бар – аны тыңлап була, карап була. Шуңа күрә без аңарда киләчәкне күрәбез һәм бер 2-3 елдан интернет-радиоларның әһәмияте тагын да артуына ышанабыз.

Раил Гатауллин. Элегрәк танышып, аралашып, хат язышу өчен үзләренең тору урыннарын, адресларын күрсәтеп бер-берсенә калдырган булсалар, хәзерге яшьләр бер-берсенә үзләренең электрон почта адресларын, телефон номерларын калдыра. Хәтта үзләре ясаган сайт, блог, форумнарның адреслары белән уртаклаша.

Бу инде бик яхшы күренеш. Димәк, татар яшьләре интернет челтәрендә киләчәктә шаулап-гөрләп, матур итеп татарча аралашып, үз радиоларын, үз сайтларын булдырып, татар интернеты үсешенә зур өлеш кертер дигән ышаныч бар.

XS
SM
MD
LG