Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов сак хезмәтсез кала


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның сак хезмәте бетерелә. Бу аның үз теләге белән бетерүе түгел, ә федераль канунга ярашлы эшләнә.


Полиция турында яңа канунга ярашлы төбәк җитәкчеләрен эчке эшләр министрлыгының бу максаттан оештырылган махсус төркемнәре сакламаячак. Алар барлык төбәкләрдә дә бетерелә. Башкортстанда әлеге төркемдә 120 кеше эшли иде.

Русиянең Иваново өлкәсе һәм башка кайбер төбәк губернаторлары сак хезмәтләреннән бөтенләй баш тартканнар. Чиләбе өлкәсе һәм кайбер башка күрше төбәкләр җитәкчеләре ведомстводан тыш сак хезмәтен яллаган, кайбер төбәкләрдә шәхси сак хезмәтенә күчкәннәр.

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов исә Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевтан федераль сак хезмәтен беркетүләрен сораган, ләкин аның үтенече канәгатьләндерелмәгән. Дөрес, федераль сак хезмәте Төньяк Кавказ төбәкләре җитәкчеләрен һаман да булса саклавын дәвам итәчәк. Бу ул төбәкләрнең “кайнарлыгы” белән бәйле. Башкортстан президентына ведомстводан тыш сак хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр.
XS
SM
MD
LG