Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада десантчылар бәйрәм итте


Берничә десантчыга тәртип бозу протоколы төзелгән
Берничә десантчыга тәртип бозу протоколы төзелгән

2 август Русиядә һава десанты гаскәрләре көнен билгеләделәр. Ул Башкортстанда да шактый күзгә күренеп узды, биш мең ярым десантчы урамда бәйрәм итте.


Урамнарда десантчыларның байракларын тагып, кычкыртып машиналар йөреп торды. Мәйданнарда тельняшкалы һәм зәңгәр “түбәтәйле” десантчылар ял итте. Десантчы булмаганнар, яллары бозылу сәбәпле, полициягә мөрәҗәгать иткән очраклар да булды. Шуларның иң зуры Уфаның Салават Юлаев мәйданында булды. Анда эчеп алган десантчылар байраклар болгап, кычкырып йөргәннән соң полиция килеп тәртип урнаштырды. Берничә десантчыга тәртип бозуы турында протокол төзелгән, берничәсе качып котылган. Республика буенча барлыгы шундый 11 протокол төзелгән.

Уфа янындагы Забельский һава аланында исә әлеге көн рәсми төстә үтте. Анда ике меңгә якын десантчы катнашты. Алар парашюттан сикерде, төрле ярышларда катнашты.

Татар милли хәрәкәте активисты Вил Латыйповның бу көн уңаеннан фикерләре үзгә:

Вил Латыйпов
“Урамнарда формаларын киеп, кызмача булып, теләсә нәрсә кычкырып десантчылар йөрде. Халык, әллбәттә, аларга шикләнеп карады. Шулмы Русиянең горурлыгы? Аларга Русия дәүләте үзе дәртләнер көч бирә, чөнки безнең ил көчләүне сәясәтнең бер юнәлеше итеп алган.

Русия элек-электән сугышлар белән килгән, сугышлар белән төзелгән. Әле дә сәясәт дөреслеккә, гаделлеккә түгел, көчкә генә таянып алып барыла. Бу сәясәт дәвам итсә, илнең демократик һәм икътисади үсеше, инновация икътисадына күчүе икеле, минемчә”.
XS
SM
MD
LG