Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Польша парламентына сайлау 9 октябрьдә була


Польша президенты Бронислав Комаровский парламентка сайлау көнен билгеләде.

Парламентның түбән һәм югары пулатларына сайлау бер көнне үк – 9 октябрьдә булачак. Комаровский әгәр элекке кебек ике пулатка сайлаулар ике көндә үтсә, халык күбрәк катнашыр иде дигән фикердә.

Польша конституция мәхкәмәсе ике көнлек сайлау ил конституциясенә каршы килә дигән карар чыгарды.

Фикер белешү күрсәтүенчә, әгәр парламентка сайлау бу көннәрдә үткәрелсә, анда хәзер хакимияттәге либераль Гражданнар платформасы җиңәр иде. Әмма либералларга парламентта күпчелекне алу өчен коалциягә кереп тагын бер фирка вәкилләре белән берләшү кирәк булачак.

XS
SM
MD
LG