Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи улы: Триполи исламчылар белән берләште


Мөәмәр Каддафи тарафдарлары Бингазидагы Милли күчеш шурасына каршы көрәшергә гыйсьянчыларның илнең көньягындагы исламчылары белән берләшергә килешкән.

Бу хакта Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам белдерде. Ул исламчылар һәм Каддафи тарафдарлары «либераллар»ны җиңәчәк дип әйтә. Әл-Ислам шулай ук узган атнада гыйсьянчылар армиясе башлыгы Габдел Фәттах Юнисны нәкъ исламчылар үтерде, ди.

Бингазида соңгы вакытта гыйсьянчыларның төрле фракцияләре белән үзара бәрелешләр булгалады. Милли күчеш шурасы фикер каршылыклары булуны раслый, әмма гыйсьянчылар хәрәкәтендәгеләрнең таләпләре уртак - Каддафиның хакимияттән китүе, ди.
XS
SM
MD
LG