Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә Мисырның элекке эчке эшләр министры өстеннән мәхкәмә дәвам итә


Хәбиб әл-Адли
Хәбиб әл-Адли
Мисыр башкаласы Каһирәдә элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адли өстеннән мәхкәмә дәвам итә.

Әл-Адли белән бергә полициядәге тагын элекке алты зур җитәкче дә мәхкәмә каршына басты. Алар илнең элекке президенты Хөсни мөбәрәк кебек үк февраль аенда гади халыкның күпләп үлүендә гаепләнә. Гаепләү карары чыгарылса аларга үлем җәзасы янарга мөмкин.

Бүген Мөбәрәкнең ике улы да янә мәхкәмә каршына басты. Алар ришвәтчелектә гаепләнә. Ә Мөбәрәк эшен караган мәхкәмә 15 августта дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG