Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бәрелешләр дәвам итә, Һама чолганышта


Хокук яклаучылар белдерүенчә, пәнҗешәмбе төнендә Сүриядә хөкүмәткә каршы чараларда катнашучылар арасында кимендә алты кеше үтерелгән.

Якшәмбе иминлек көчләре оппозициядәгеләргә каршы операция башлаган Һама шәһәре чолганышта. Транспорт йөрми, телефон элемтәсе юк. Илнең хокук яклаучылары әйтүенчә, әлеге операция башланганнан бирле Һамада үлүчеләр йөздән арткан.

БМО Иминлек Шурасы чәршәмбе көнне Сүрия хакимияте гамәлләрен хөкем итте. Иминлек Шурасына кергән барлык илләр дә кабул иткән белдерүдә гади халыкка карата көч кулланылмаска тиешле әйтелә.
XS
SM
MD
LG