Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәгырьсезлек гадәти күренешкә әйләнеп бара


Кешеләр арасындагы вәхшилек, бәгырьсезлек очраклары ешайды, моны белгечләр дә раслый. Тотылган очракта да җавапка тартылу тиешле дәрәҗәдә булмаячагы кешеләрне җинаять кылырга этәрә дип саный экспертлар.

Интернет, матбугат битләре җанөшеткеч хәбәрләр белән тулы. Белгечләр, яшүсмерләр арасында явызлык белән кылган җинаятьләр саны арта бара, ди. Бу гына түгел, балалар башка берәүне кыйнау, җәзалау, мыскыллауларын видеога төшерә, аны интернетка урнаштыра, моңардан ниндидер тәм таба кебек.

Ростовта кызы әтисен эт кебек бәйдә тота

Атна башында Тула шәһәрендә тоташ бер гаиләне үтереп чыгып киткәннәре турында хәбәр таралды. Мәрхүм хатын - элеккеге риэлтор булып эшләүче 35 яшьлек Мария Шкарупа, аның белән бергә 3 баласы һәм карт әнисе үтерелә. Җинаятьче - аның белән язылышмыйча яшәгән 19 яшьлек егет. Ул барлык кылган гамәлләрен таныды һәм кемне ничек үтергәнен барысын да сөйләп бирде.

Ул арада тагын бер җанөшеткеч хәбәр таралды: Ростов өлкәсендәге Глубокий авылында 41 яшьлек хатын үз әтисен эт урынына бәйгә утыртып, 4 көн буена ач тоткан. 40 градус кызулыкта су, ризык капмаган бабай акылдан язарлык хәлгә килә. Аның үкереп елавына берничә көннән күршеләре генә игътибар итә, полиция хезмәткәрләре аны коткарып, хастаханәгә озата. Бабайның бәйдә булганына, хәтта аның оныклары да игътибар итмәгән.

Бабай бәйдә шушы агач астында яткан
Әбисенең вафатыннан соң үзен ялгыз хис иткән бабай балаларына да кирәкми булып чыга, кешеләр белән аралашырга теләп ул күршеләренә кереп, алар белән сөйләшеп күңеленә юаныч табарга тырыша. Ләкин алмашына башлаган бабай балаларына да кирәкмәгән килеш үзенә карата чит кешеләрдә дә кызгану таба алмый. Аяк астында буталып йөрүче бабай кызы һәм киявенең тәмам ачуын чыгара һәм алар аны урамга чыгарып ташлый. Аягын тимер чылбыр белән ураткан килеш аны агачка эләктереп куялар һәм каршысына үзләренчә миһербанлык күрсәтеп, эт савытын һәм бер шешә су ыргытып китәләр.
Полиция үткәргән тикшерүдә кызы “әтиемне бәйгә утырту аңа карата тәрбия чарасы булды” дип аңлаткан, гаебен ул әле дә танымый.

Явызлыкта татар да урыстан калышмый

Ерак йөрисе, чит милләт кешеләрен вәхшилектә гаеплисе түгел. Бәгырьсезлек күренешләре татар-башкортта да булып тора.

Казанның Бауман урамында инде күп еллар дәвамында хәер сорашып йөрүче бер әби бар. Җәен дә, кышын да бер үк иске пычрак киемнән йөри ул. Йөзе саргаеп тартылган карчык көн озыны урамда җан асрый. Макдоналдс тирәсендә дә аны еш күрергә мөмкин, ул кешеләр ашап бетермәгән калдыклар белән туклана. Бу әби татар һәм ул ялгыз түгел. Аның кызы барлыгы билгеле. Һәркөнне кәкрәеп беткән карчыкны кызы машинада китереп куя, төн җиткәч аны килеп ала. Бу инде еллар буена шулай дәвам итә. Мондый очраклар адым саен. Әти-әнисен, хатыннарын кыйнаучылар, фатир бүлә алмыйча киллер яллап туганнарын үтертергә теләүчеләр шактый.

Кеше җинаяте өчен җәза булмаячагына ышана

Русия фәннәре академиясенең клиник психология бүлегенең җитәкчесе Сергей Ениколопов кешеләрнең бәгырьсезлеге җинаять кылганнан соң җавапка тартылмавы аркасында килә дип саный.

“Яшүсмерләр явызлык күрсәтеп, үзләрен каһарман итеп күрсәтергә, классташлар, укытучылар алар өчен беркем дә түгел икәнлеген исбат итәргә тели. Алар: “Күрегез, мин ни телим, шуны кылам, сезгә төкереп бирәм, миңа берни булмаячак” дип эш итә. Тотылган очракта да җавапка тартылмаячакларына ышаналар. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Алар җинаять кылганнан соң тотылмасбыз дип саный. Тотылса да, акча төртеп котылуына өметләнә. Ениколопов сүзләренчә, кешеләр бала яисә өлкән булсынмы, җинаять кылгач, мәхкәмә каршысына басачагын белергә тиеш.

Казандагы Шамил мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин дә кешеләр төрмәдән дә, Аллаһтан курыкмый башлады. Җәмгыятьнең эчтән черүе бер нинди дә дингә ышанмаудан килә дип саный.

“Урысмы, татармы, аермасы юк, вәхшилек очраклары барлык милләтләрдә бар. Кеше дини тәрбия алмаса, дин тәгълиматы аша әти-әнигә, туганнарга, кешеләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисләрен аңлаткан дәгъвалар булмаса, бу күренешләр арта барачак. Диннән ераклашканда җәмгыятьтә зур фаҗига каршысына килеп баса.

Җәзасыз калу ике төрле була. Берсе – дөньяда алынган хөкем, кеше җинаяте өчен төрмә белән җәзалана. Диндә ата-анасын рәнҗеткән кеше дөньяда да, ахирәттә дә сөенеч күрмәс дип кисәтелә. Курку, җәза булачак дигән сүз кешене гөнаһ кылуда тыелып тору факторы булып тора. "Кытайда нигә әфьюн таралмый? Анда моның өчен иң югары җәза каралган – җинаятьче үтерелә. Кеше шуңардан куркып әфьюнне кулланырга, аны таратырга курка”, ди хәзрәт.

Психология белгече Сергей Ениколопов бүген кешеләргә җинаять кылыр өчен бернинди кыенлык юк дип саный. Телевизор, интернет барсына да өйрәтә. Нәфис яисә документаль фильм булсын, барсы да җентекләп тасвирлана. Эксперт бүгенге телевидение җинаятьчеләр өчен методик әсбап булып тора, ди. Журналистлар, полиция вәкилләре вәхшилек очрагын ачып сөйләгәндә ул нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булганын уйларга тиеш.
XS
SM
MD
LG