Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия хакимияте Каддафи улы үлеме хәбәрен кире какты


Либия хөкүмәте Мөммәр Каддафиның улларының берсе – Хамисның үлеме турындагы хәбәрне кире какты. Хөкүмәт вәкиле Муса Ибраһим хәбәрне “пычрак ялган” дип атады.

Либия гыйсьянчылары белдерүенчә, НАТО көчләре Либиянең көнбатышындагы Злитен шәһәрендә Мөәмәр Каддафи гаскәрләре идарә бүлеген бомбалаганда, Каддафи улларының берсе – Хамис үтерелгән, дип әйтелгән иде.

Гыйсьянчылар вәкиле Каддафи гаскәрләрендәге 30-дан артык офицер һәм солдат һәлак булган дип әйтә.

Кичә Либия хакимияте гыйсьянчыларның Злитен шәһәренә һөҗүме кире кагылды дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG