Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәрендә бәрелешләр дәвам итә


Сүриянең көнчыгышындагы Һама шәһәрендә менә бишенче көн инде оппозициядәгеләрнең күтәрелешләрен бастыру өчен армиянең операциясе дәвам итә. Анда яшәүчеләр һәм Сүрия хокук яклаучылары корбаннар саны артуын белдерә. Кайбер хәбәрләргә караганда 200-дән артык кеше үлгән. Үлүчеләр турында рәсми белдерүләр юк.

Сүрия хакимиятенең соңгы гамәлләре халыкара җәмәгатьчелек тәнкыйтенә дучар булды. АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Вашингтон Европа һәм гарәп илләре катнашында рәсми Шәм-Шәрифкә басымны арттыру өчен тырышачак, дип белдерде.

марттан бирле дәвам иткән хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләрендә ике меңләп кешенең үлемендә Сүрия президенты җаваплы булганга, АКШ Бәшәр Әсад легитимлыгын югалтты дип саный, диде Клинтон.
XS
SM
MD
LG