Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Башкортстанда Дәүләт думасына праймериз – алдан тавыш бирүләр дәвам итә. Әлеге нәтиҗәләргә күрә беренче ун урынны республиканың югары түрәләре били.


5 август көнне Уфада “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында алдан тавыш бирүләрнең барышына багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда депутатлыкка дәгъва итүче “Башкортстан татарлары” республика берлеге рәисе, танылган эшкуар Рамил Бигнов та катнашты. Матбугат очрашуында байтак мәгълүмат бирелде.

Сөйләшүне алып барган “Бердәм Русия” фиркасе төбәк җитәкчеләренең берсе, профессор Александр Дегтярев әйтүенчә, Башкортстанда алдан тавыш бирүдә депутатлыкка дәгъва итүчеләр исемлегендә җәмгысе 123 кеше. Праймериз чаралары Башкортстанның Бәләбәй, Бөре, Салават, Стәрлетамак, Мәләвез, Сибай, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Уфаның берничә районында үтте дә инде.

Атнакич Нефтекамада узган праймеризда республика президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Нәкъ менә ул алдан тавыш бирүдә иң күп тавыш җыя икән. Аның хисабында барлык сайлаучыларның 85 проценты тавышы. Тәүге нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка шулай ук республиканың башка югары түрәләре керә.

Мисал өчен, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәр төбәктәге сайлауларда уртача 60 процент тавыш җыя. Аннан соң Дәүләт думасы депутаты Павел Крашенинников һәм Уфа мэры Павел Качкаев килә. Алар сайлаучыларның уртача 53-57 процентының тавышына ия.

Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина 50 процент, “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк советы сәркатибе урынбасары Александр Дегтярев 40 процент тавыш җыеп килә. Хөкүмәт башлыгы урынбасары Әнвәр Мәхмүтов, Дәүләт думасы депутатлары - яңарак Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе итеп сайланган Марсель Йосыпов, Андрей Назаров һәм Иршат Фәхретдинов шулай ук беренче унлыкта иң күп тавыш җыючылар исемлегендә.

Чираттагы праймериз 5 август көнне Уфаның Совет районында УЗЭМИК мәдәният сараенда үтте. Анда президент Рөстәм Хәмитов, Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм башка югары җитәкчеләр дә катнашты. Депутатлыкка дәгъва итүчеләр арасында 4 тапкыр параолимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов та бар иде. Ул да үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды.

Башкаланың УЗЭМИК мәдәният сараенда узган тавыш бирүләр нәтиҗәләре әлегә бәян ителмәде. Мәгълүмат чараларында алдагы көннәрдә чагылыш табар алар. Алдан тавыш бирүләрдә депутатлыкка дәгъва итүче “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе танылган эшкуар Рамил Бигнов әйтүенчә, тавыш бирүләрдә беренче урыннарда чынлап та республиканың югары җитәкчеләре бара.

“Шулай да төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, башка фирка әгъзалары арасында да күп тавыш җыючылар байтак. Бу беренче тәҗрибә, шуңа күрә дә аның кытыршы яклары булуы да табигый”, ди Рамил Бигнов. Ул үзе тавыш бирүләрдә әлегә 33 урында бара.

Алдан тавыш бирүләр Башкортстанда 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG