Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52
Русия тикшерү комитеты 122 кеше үлеменә китергән “Булгария” казасы сәбәпләрен тикшерү тәмамланды дип белдерде. Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, беренчел нәтиҗәләргә күрә, көймәнең техник хәле начар булганга ул казага юлыккан дип фаразлана.

“Аерым алганда көймәнең моторы, хәбәр бирү җайланмасы төзек түгеллеге ачыкланган, коткару кирәк-яраклары белән тулысынча җиһазландырылмаган һәм шулай ук кирәгеннән артык юлчылар һәм команды әгъзалары булган" ди Маркин.

Көймә казага юлыкканда анда 156 кеше урына 201 юлчы була.

XS
SM
MD
LG