Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:56

Дмитрий Медведевне президентлыкка намзәт итеп күрсәтү тәкъдиме аның "100леге" арасында яклау тапмады, дип белдерә Казан сәясәтчесе Дмитрий Бердников.


Оппозициядәге сәясәтче һәм эшмәкәр Дмитрий Бердников Русия җитәкчесе Дмитрий Медведевне икенче мөддәткә президентлыкка намзәт итеп күрсәтү комитетын төзергә уйлаганда, хакимият оешмаларыннан зур теләктәшлек булыр дип көткән.

Инде комитетны оештыруда булмаса, аның эшендә катнашучылар күп булыр, дип өметләнгән. Ә инде президент резервы, "президент йөзлеге" дип аталган исемлеккә кергән дәрәҗәле җитәкчеләр дәррәү кубып күтәрелеп эшкә керешер, дип уйлаган ул.

Чөнки резервка кереп, алар “Медведев кешеләренә” әверелде һәм кайберләре дәрәҗәле урыннарга да билгеләнде. Әмма сәясәтче Дмитрий Бердниковның өметләре акланмады.

Хатлар язам сиңа, хатлар язам..

"Президент йөзлеге"нә җибәрелгән хатларга җаваплар я килмәде, я алу турында рәсми белешмә генә җибәрелде, ди Бердников.

Русия Президенты идарәсе дә Казаннан юлланган тәкъдимгә әлегә бернинди реакция күрсәтмәгән. Барлыгы аның командасы 84 кешенең почта адресларын ачыклый алган.
Дмитрий Бердников әле 2010 елда Медведев башлангычларын яклап, чара уздырган булган

Хатлар төбәк башлыклары, ВТБ банкы, Дума депутатлары һәм башка дәрәҗәле җитәкчеләргә җибәрелде, аларга бары тик 5 кенә җавап килде, диде Дмитрий Бердников.

Аларның күбесе җитәкчеләрнең ярдәмчеләре яки идарәләреннән, "мөрәҗәгатезне алдык, канун күрсәткән тәртиптә җавап бирербез” дигән формаль җаваплардан гыйбарәт икән. Мәсәлән, Казан шәһәре, Самар шәһәр башлыгы һәм Свердлау өлкәсе башлыгы ярдәмчеләре шулай иткән.

Бердников сүзләренчә, "Медведев резервы”на кергән Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, башта шалтыратып, комитет оештырырга ярдәм тәкъдим иткән, аннары югалган. Соңыннан җибәргән хатка да җавап бирмәгән.

Бары тик Русия яңа икътисад мәктәбе җитәкчесе Марат Гуреев Бердниковның Дмитрий Медведевне президентлыкка күрсәтү эшендә катнашу тәкъдименә үзе җавап биргән.

Ул: "Хәзерге Русия җитәкчесен икенче мөддәткә намзәт итеп күрсәтү тәкъдимен хуплыйм, әмма мәгариф оешмасы җитәкчесе буларак, сәясәттә катнаша алмыйм", дигән.

Шулай ук Мәскәү финанс департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Валерий Сидоренко да Казандагы комитет тәкъдименә берничә сүз язып җибәрергә булган. Ул "Бердәм Русия" фиркасендә торуын хәбәр иткән һәм бу мәсьәләне фирка эчендә генә тикшерү мөмкин дип санавын белдергән.

Шулай итеп, җибәрелгән хатларга җаваплар килмәгәч, Бердников: "100"леккә кергән кешеләр Медведевне якламый икән, алар бу исемлеккә үз мәнфәгатьләрен кайгырту максатында гына кергән", дигән нәтиҗәгә килгән.

Шуңа да хәзер оппозициядәге сәясәтче Бердников: "Русия җитәкчесе Дмитрий Медведевне түрәләр тарафыннан түгел, гади халык даирәләреннән яклау кирәклегенә тагын бер кат инандым", ди.

Медведевне президентлыкка намзәт итеп күрсәтү комитеты тарихы

Хәзерге Русия җитәкчесен президентлыкка намзәт итеп күрсәтү комитеты Дмитрий Медведевнең Казандагы өч яклы саммитка килүе алдыннан оешкан иде.

Бу сәясәтче Дмитрий Бердников башлангычы булды һәм ул аны җитәкли дә башлады. Комитетны оештыру җыелышына чакырулар бар дәүләт оешмаларына җибәрелсә дә, утырышка гади ватандашлар, барлыгы 12 генә кеше килде, дип яза җирле матбугат.

Аның шурасына билгеле сәясәтчедән тыш, экология һәм торак хокуклары өчен көрәшүче активистлар да керде. Бу тәкъдимне яклаучылар саны арта бара, ди Бердников.

Аның үзенең дә сайлауларда катнашу тәҗрибәсе бай. Ул 50ләп тапкыр төбәк җитәкчеләре урынына намзәт булды, 1999 елдан төрле дәрәҗәдәге сайлауларда 70ләп тапкыр катнашты, әмма берсендә дә җиңә алмады.

Хәзер ул "Канунсызлыкка һәм җинаятьчелеккә каршы" дигән хәрәкәтне җитәкли, Казандагы эшмәкәрләр оешмалары белән бергә даими рәвештә урам җыеннарын уздыра.

XS
SM
MD
LG