Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар радиосы” Идел буе төбәген колачламакчы


"Татар радиосы" ди-джейлары
"Татар радиосы" ди-джейлары

Быел “Татар радиосы”на 10 яшь тула. Төп бәйрәм чарасы 8 октябрьдә “Татнефть Арена” боз сараенда ун мең тамашачы катнашында узар дип көтелә. “Азатлык” хәбәрчесе “Татар радиосы”ның директоры Алмаз Миргаязов белән әңгәмә корды.


“Татар радиосы” директоры сүзләренчә, 10 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнүче радио һәрвакыт үзенә алдынгы булу максатын куя. Шуңа да алар үткәргән чараларга меңләгән халык килә.

“Тыңлаучыларның хәтерендә булса, радиобызның 1 һәм 5 яшьлек юбилеен Камал театры бинасы каршындагы мәйданда зурлап үткәргән идек. Мәгълүматларга караганда, беренче бәйрәмебезгә 17 мең кеше килсә, биш яшьлектә 35 меңнән артык халык катнашты.

Бу вакыйгаларның дәлилләре бар. Әгәр истә калмаслык әйбер булды дип әйтсәләр, мин аптырар идем. Чөнки “Татар радиосы” булган җирдә һәрвакыт креатив, зур шоу-тамашалар үтә. 10 мең кешене бер түбә астына җыюыбыз да – шаккатырлык вакыйга”, ди Алмаз Миргаязов.

"Татар радиосы"нда бүген 16 кеше эшли, 9ы - ди-джей. 2001 елда 6 ди-джей гына була.
Ул “Татар радиосы”ның директоры булудан тыш, радионың беренче ди-джее дә әле. Тыңлаучыларга Әмир Исламов буларак билгеле. Шулай ук, беренче ди-джейлар исемлегенә бүген дә эшләүче Булат Бәйрәмов белән Ләйсән дә керә. Бераз вакыттан соң аларга Зөлфәт Зиннуров килеп кушыла. Инде анда эшләмәсә дә, 8 октябрьдә үтәчәк шоу-тамашада 60ка якын җырчы арасында Зиннур булачак икән. Бу поп-көйләр белән бергә шансон да яңгыраячак дигән сүз.

Шуңа да карамастан, кайберәүләр “Татар радио”сында альтернатива юк, гел җиңел, мәгънәсез җырлар әйләндерәләр дип әйтер. Ләкин Алмаз әфәнде белдергәнчә, радионың форматы үзгәрү төрле сәбәпләргә бәйле.

“Эфир форматын FM ешлыгындагы көндәшләрнең үз-үзләренең тотышларына карап та үзгәрттек. Замана җилләре дә тәэсир итте. Көннән-көн барлыкка килгән җырларның сыйфатына, форматына карап та эфир төзелеше үзгәрде.
Алмаз Миргаязов

Безне күп кеше "попса каналы" дип әйтә. Ләкин бүген альтернатив җырлар язучы кешеләр кими бара. Без берничек тә классик яки халык радиосына әйләнә алмыйбыз.

Андый радио меңләгән тыңлаучы җыя алмый һәм дә финанс яктан файдалы түгел, дигән фикер бар. Шуңа да без нинди бар шундый”, диде Миргаязов. Шул рәвешле ул 2001 елның 24 августында ачылган “Татар радиосы”ның форматын аңлатырга тырышты.

Әңгәмә барышында әлеге радионың Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә таралу мәйданының артуы әйтелде.

“Безне Төмән өлкәсенең өч районында тыңлап була, алга таба андагы дусларыбыз безне тагын да киңәйтергә тели. Ульян өлкәсендә “Татар радиосы”н ачу эшләре бара. Ниятебез – Идел буе төбәгендәге күпчелек шәһәрләрне колачлау, ул юнәлеш буенча эшләр башланды диярлек.

Гомумән, безне дөньяның төрле почмагыннан интернет бите аша тәүлек буе тыңлап була. “Татар радиосы”н тыңлау көннән-көн уңайлана, җайлана бара”, диде “Азатлык” радиосына Алмаз Миргаязов.

“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры белән тулы әңгәмәне “Кызган таба” тапшыруында тыңлый аласыз.
XS
SM
MD
LG