Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан “Бердәм Русия”сеннән Думага кем барыр?


“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге Русия Дәүләт думасына сайлау алдыннан тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итәргә ашыкмый. Әлегә бары тик иң күп һәм иң аз тавыш җыючылар "бишлеге" генә билгеле.

Русия Дәүләт думасы сайлауларына Татарстанның “Бердәм Русия” фиркасеннән кандидатлар исемлегенә аз булса да ачыклык кертелде кебек. Тик фирка әһелләре республика шәһәрләрендә узган праймериз нәтиҗәләре хакында артык сөйләргә теләми. Сайлауалды тавыш бирүендә бары тик беренче һәм аз тавыш җыючы "бишлек"ләрдәге исемнәр генә әйтелде.

"Бишлек"нең башында Миңнеханов

Чаллыда узган сайлаулар шаккатыргыч нәтиҗәләр бирмәде, гаҗәпләнәсе юк – биредә иң күп тавыш җыючы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Аңардан соң Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Чаллы шәһәре башлыгы Васыйл Шәйхразиев һәм Татарстанның вице-премьеры Равил Моратов.

Түбән Камада да хәлләр шулайрак. Биредә Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Моратовтан башка "бишлек"кә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин һәм Русия Дәүләт думасы депутаты Алинә Кабаева кергән.

Әлмәттә беренче "бишлек"тә Миңнеханов, Мөхәммәтшин белән бергә Әлмәт район башлыгы Ришат Әбүбәкиров, Татарстан Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фиркасе башлыгы, “Рубин” футбол такымы президенты Александр Гусев һәм вице-премьер Равил Моратов бар.

Бөгелмәдәге праймериз нәтиҗәләренә дә әллә ни аптырыйсы түгел. Монда да беренчелектә Миңнеханов белән Мөхәммәтшин. Аларга иптәшкә Бөгелмә район башлыгы Илдус Касыймов, Әлмәт район башлыгы Ришат Әбүбәкеров һәм Лениногорски башлыгы Рәфгать Хөсәенов сайланган.

"Рубин" җиңүләре Гусевка да ярдәм итми калмас

Бернинди дә яңалык юк - араларына адашып кергән бер генә дә яңа исемле адәм күренми, бу исә сайлауларга аз гына булса да интрига кертер иде. Аннары мондый нәтиҗәләрне белер өчен зурлап праймеризлар уздырып акчаны да, вакытны да исраф итеп торасы юк. "Бишлек"кә керүчеләрне мәктәп укучысы да күз йомып әйтеп бирә ала.

“Бизнес Онлайн” газетасы сайлауалды тавыш бирүдә Равил Моратов белән Александр Гусевның исемнәре Русия Дәүләт думасына Татарстаннан булган “Бердәм Русия”нең төп исемлегендә булачак дигән фаразларын җиткерә. “Рубин”ның соңгы җиңүләре Гусевка Мәскәүгә депутат итеп китәргә мөмкинлек бирер дип саный “Бизнес онлайн”.

Фирканең артта сөйрәлеп баручылары да игълан ителде

Чаллыда иң аз тавыш җыючылар Русия Дәүләт думасы депутаты Марат Заһидуллов, Чүпрәле район башлыгы урынбасыры Александр Шадриков, Русия Дәүләт думасы депутаты Александр Козловский, Тәтеш районының башкарма комитеты башлыгы Аркадий Семенычев, “Татарстанның диңгез җыелышы” вәкиле Владимир Дмитриев.

Түбән Камада артта сөйрәлүчеләр арасында да шул ук депутатлар. Шәһәрдә иң аз тавыш җыючыларга шулай ук Ленингорски техникумы мөдире Игорь Врублевский, Татарстан азык-төлек һәм сәүдә министры урынбасары Шәфкать Сөнәгатов, Русия Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Равил Сираҗиев та кушыла.

Әлмәттә артта калучылар "бишлеге" башында “Таттрансгидромеханизм” ширкәтенең башлыгы Алексей Кривоносов, “Азино-1” коммуналь хуҗалык идарәсе рәисе Вячеслав Шелуханов, “Вокер эшлекле үзәге”нең башкаручы мөдире Максим Мухин, “Бәйрәмнәр программасы дирекциясе” җитәкчесе Игорь Сивов, Социаль һәм һуманитар белем институты ректоры ярдәмчесе Иван Шестериков.

Бөгелмәдә дә Марат Заһидулов аз тавыш җыйган "бишлек"нең башында тора, аның белән бергә шулай ук биредә Алексей Кривоносов, Максим Мухин, Аркадий Семенычев һәм Яшел Үзәндәге “Бердәм Русия” фиркасе башлыгы Вячеслав Кунгуров бар.

Моңардан шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин – Татарстаннан “Бердәм Русия” фирка исемлегендә Марат Заһидуллов һәм Александр Козловский булмас.

Шушы исемнәрдән Думага дәгъва итүчеләр арасында тагын кемнәр булачагы билгесез. Халыкка бары тик иң күп һәм иң аз тавыш җыючылар "бишлеге" генә әйтелде. Алардан тыш, “Бердәм Русия” исемлегендә кемнәр барлыгы турында журналистларга комментар бирүче юк. Моны әлегә дәүләт сере кебек саклыйлар.
XS
SM
MD
LG