Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сыраның киләчәге “çok güzel”?


Рөстәм Миңнеховның Efes ширкәте җитәкчелеге белән очрашуы
Рөстәм Миңнеховның Efes ширкәте җитәкчелеге белән очрашуы

Казанда Төркиянең Efes ширкәтенең файдалануга тапшырылган сыра эчү урыны эшли башлады. Белгечләр исә Efes бренды популяр булмаганлыктан “Эфес-Распопофф паб”ның киң кулланыш табуына шик белдерә.


Төркиянең Efes ширкәте Казанның “Пивной берег” оешмасы белән берлектә Татарстанда күп санда яңа сыра эчу урыннарын ачарга уйлый. Шушы көннәрдә файдалануга тапшырылган сыра рестораннарының икесе эшли башлады. “Эфес-Распопофф паб” дип аталучы әлеге паблар (ингл. Public house, кыскача Pub – халык туплану урыны) урта хәлле кулланучы өчен исәпләнгән.

Әмма белгечләр Efes бренды популяр булмаганлыктан, “Эфес-Распопофф”ның киң кулланыш табуына шикләнә. “Брокеркредитсервис” ширкәтенең Казандагы төбәк җитәкчесе Руслан Фатыйхов, әлеге проектның өч елда үзен аклавына ышанмый.

"Коммерсантъ" газетына биргән аңлатмасында ул Efes сырасына халыкта әллә ни кызыксыну булмавын әйтте. "Шунлыктан бу пабларга халык күпләп йөрмәс. Бүгенге көндә Петербур, алман һәм чех сырасын күбрәк алалар”, ди Руслан Фатыйхов.

Шулай да әлеге проект Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Шәһәрдә беренче паблар ачылган көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Efes ширкәте җитәкчелеген кабул итте. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов, яңа ресторан ачылу белән котлап: “Бу – республикада сыра куллану культурасын үстерүдә яңа адым”, диде.

“Бүгенге көндә Казан тагын да җәлеп итүчән шәһәргә әверелә. 2013 елгы җәйге Универсиада алдыннан спорт объектлары төзелә, туристик инфраструктура булдырыла.

Шәһәрдә күпсанлы туристлар һәм башкала кунаклары үзләрен уңайлы хис итсен өчен ресторан, кафе, барлар күп булырга тиеш. Без спортчыларны, кунакларны кабул итәргә, аларга уңайлы шартлар тудырырга тиешбез”, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Әйтергә кирәк, 2013 елга кадәр Татарстанда 30лап (15е Казанда) “Эфес-Распопофф паб” ачылыр дип көтелә. Әлеге сыра эчү урыннарын ачу өчен Efes һәм “Пивной берег” тарафыннан 150 миллион сум акча тоту планлаштырыла икән. Бу акчаны алар өч елда кире кайтарырга уйлый.

Сыра эчү урыннары зур юл киселеше булган җәмәгать транспорты тукталышлары белән янәшә яисә халык күп яши торган районнарда төзеләчәк.

Хәзер исә “Пивной берег” оешмасы Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләрендә паб төзү өчен җир алу турында сөйләшүләр алып бара, дип яза “Коммерсантъ” басмасы.

Efes ширкәте җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда сыра җитештерүне үстерү белән генә чикләнергә җыенмаулары хакында хәбәр итте.

Аларның сүзләренә караганда, Татарстан ширкәтнең кайбер яңа бизнес-проектларын гамәлгә ашыруда мәйданчык була ала. Аерым алганда, сыра кайнатучыларны чимал белән тәэмин итү юнәлешен киңәйтү күздә тотыла.

Бу өлкәдә эшләүче башка ширкәтләр исә, яңа көндәш килүдән курыкмый. Чөнки Казан базары кимендә мондый унлап пабны үзләштерә ала икән.

Казандагы “Тинькофф” рестораны җитәкчесе Сергей Балякин яңа ачылган “Эфес-Распопофф паб”ның үзләренә көндәш булмавы турында “Коммерсантъ” басмасына белдергән. “Безнең кулланучылар төрле. Без “премиум”га якын булганлыктан, безнең юллар кисешмәячәк”, ди Балякин.
XS
SM
MD
LG