Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Илдәге 13% халыкның хезмәт хакы кимегән, 10%ты эш урынын югалткан.

Русия җитәкчелеге хезмәт хаклары күтәрелү, пенсия арту турында хисап тотарга ярата. Август башында Федераль статистика хезмәте пенсия июньдә узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 8,8%-ка арткан дип белдерде. Кеше башына уртача 8 мең 252 сум туры килүе әйтелде. Бүгенге акча алыштыру бәясе белән исәпләгәндә бу – якынча 300 доллар тәшкил итә.

Белгечләр исә киресенчә, инфляцияне дә исәпкә алып, чынлап санаган вакытта, Русиядә уртача пенсия 0,8%-ка кимегән дип белдерә.

Пенсиягә генә торучылар да фатир түләүләрнең артуыннан, азык-төлеккә бәяләрнең ай саен үсә баруыннан зарлана. “Ярдәм итүчең булмаса, бик кысып тотканда гына, ачка үлмәскә була, итне күптән күргәнем юк инде, пенсиянең күп өлеше даруларга китеп бара”, дип әйтә Казанда яшәүче Миңлегөл Харисова.

“Җәйге ял акчасы күп булыр дип өметләндек”

Укытучылар да яңача түләү белән алдандык кына дип белдерә. Узган елның сентябреннән укытучылар хезмәт хакларын яңача ала башлады. Ул вакытта Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы әлеге ысул белән түләү элеккесенә караганда күпкә яхшырак булачак дип вәгъдә итте. Инде октябрь аенда ук Татарстан укытучылары кулларына хезмәт хакларын алгач аптырашта калган иде. Әз генә арткан кебек булса да, бәяләр котырып үскәндә, инфляциядә акчаларының мең-мең ярымга артуы яшәешләрен җиңеләйтмәде.

Дөрес, югары уку йорты бетереп мәктәпкә яңа килеп укыта башлаганнарга бу яңача түләүнең файдасы булды. Аларның хезмәт хаклары күзгә күренеп артканлыгы сизелде диделәр. Әмма тәҗрибәсе булган, чирек гасыр укытканнарда рәсмиләрнең вәгъдәләреннән күңелләрендә туган өметләр акланмады. Инде мәгариф тармагында эшләүчеләр барысы да дүрт күз белән көтеп алган җәйге ял акчаларын алгач, чынлап торып алданганнарына инанганнар.

“Хәзер яңача түләү белән гомумән премия юк. Элек укытучыларга һәр өч ай саен премия бирә иделәр. Ул ярыйсы була иде. Аннан шул ук өч айлык премиянең берсен җәйге ял акчасына өстәп биреп килделәр. Ул быел булмады. Хәзер безнең премия дигән әйберне бөтенләй бетерделәр. Аннары җәйге ял акчасына бер айлык хезмәт хакы кадәр ярдәм акчасы өстәлә иде. Быел ноль тиен булды ул.

Минем яңача түләү белән акча әзрәк арткан иде, шуңа күрә без бик күп ял акчасы алырбыз дип көттек. Ике айлык ял акчасын элекке елларда укытучы барыбер әйбәтрәк ала иде. Шуңа күрә 56 эш көненә алган акчада узган елгы белән чагыштырганда бик кечкенә генә артым сизелә. Без хезмәт хакы арткач, бигрәк тә минем кебек күп дәресле кешеләр, җәйге ял акчасы бик күп булыр дип өметләнгән идек”, ди Казанның бер мәктәбендә укытучы Рузалия Яппарова.

Апрель уртасында Русиянең төрле төбәгеннән мәгариф җитәкчеләре Казанга киңәшмәгә җыелган иде. Анда сүз әлеге дә баягы укытучыларының хезмәт хаклары турында да барды. Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко киләчәктә Мәскәүнең төбәкләргә акчаны укучылар санына карап бүленәчәген белдерде һәм республика-өлкәләр үзләре дә мәгариф чыгымнарының бер өлешен финансларга тиеш дигән фикер әйтте. Киләчәктә укытучыларның хезмәт хаклары 30%-ка артырга тиеш дип тә өстәде.

Гадәттә Русия җитәкчелеге сайлаулар алдыннан җитешсезлекләрне күрсәтмәскә, булмаганны бар итәргә, тормыш яхшырачак, хезмәт хаклары артачак дип вәгъдәләр бирергә ярата. Фурсенконың акча артачагы турында сүзләре Путинның “Халык фронты” баш калкыта башлаган чорга туры килде.

Чынлап санасаң – эшсезләр күпкә артык

Русиядә эшсезләрне барлау, уртача хезмәт хакын чыгару да башка илләрдәгечә түгел, ә үзгә бер ысул белән алып барыла.

Май ахырында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов үткәргән киңәшмәдә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова республикада эшсезләр саны 109 меңгә җитте дигәч, анда утырганнар телсез калган иде. Бу бит Татарстанда җир җимертеп эшләрдәй халыкның 5,4%-ы эшсез утыра дигән сүз.

Мондый хәл кризис вакытында да күрелмәгән, эшсезләр саны 38-40 мең тирәсе булган. Клара Таҗетдинова: "Татарстан түрәләре мәшгульлек үзәкләренә теркәлгән саннарга гына күз салырга күнеккән", ди. Халыкара хезмәт оешмасы ысулы белән санау гына чын хакыйкатьне ачып салырга мөмкин. Министрлык йөз меңнән артык эшсез булуны һөнәр берлекләрендәге мәгълүматларга нигезләнеп әзерләгән.

Кайбер ширкәтләр бүген эш булмаганга хезмәткәрләрен берничә айга түләүсез ялга җибәрә, я булмаса, атнаның берничә көнендә генә эшләтә. Халыкара хезмәт оешмасының санау ысулы менә шул якларын да исәпкә ала.

Хосусый ширкәтләр эшчеләргә түләмәү ягында

Казанда яшәүче Фәрит Гарипов әле күптән түгел генә эшсез калган. Ул төзелеш кирәк-яраклары белән сәүдә итүче бер хосусый ширкәттә эшләгән. Гарипов төрле хосусый ширкәтләрдә үзе кебек эшсез калучыларның бик күп булуын әйтә. "Күп очракта алар мәшгульлек үзәгендә теркәлеп тормый, тагын эш эзләп берәр хосусый ширкәткә барып юлыга һәм күпмедер вакыттан соң тагын акчасыз һәм эшсез кала", ди Гарипов.

“Бездә кешеләрне санлап тормыйлар. Хезмәт кануннары бозыла. Кешеләрне эшкә алганда килешүләр төзелми. Кешеләр коллар кебек – кирәк булса эшләтәләр, кирәкләре бетсә чыгарып җибәрләр. Хосусый ширкәт җитәкчеләре гомумән хезмәт хакларын түләргә яратмый. Шуңа күрә, эштән китүчеләр күп. Хуҗалар эшкә алар һәм акчасын түләмичә чыгарып җибәрәләр”, ди Гарипов.

Аның сүзләренчә, хосусый ширкәтләрнең 70-80%-ы эшчеләр белән гомумән килешү төзеп тормый, хезмәт хаклары күрсәтелми.

Русиядәге бер фикер белешү үзәге 2011 елның апрелендә сораштыру үткәргән иде. Русиядәге 46 төбәктә уртача алганда 13% кешенең хезмәт хакы кимегән, 10% кеше эш урыннарын югалткан, 7% кешегә хезмәт хакларын, пенсия һәм стипендияне вакытында түләмәгәннәр. 3% халык түләүсез ялга җибәрелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG