Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина оппозициясе Раданың чираттан тыш утырышын үткәрергә җыена


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Украинада оппозиция хөкүмәтнең элекке башлыгы Юлия Тимошенко кулга алынганга Югары Раданың чираттан тыш утырышын үткәрергә җыена.

Украина парламенты вице-спикеры, оппозициядәге «Батькивщина» фиркасе әгъзасы Николай Томенко, оппозициягә хакимиятнең кануннар бозуына каршы үз фикерен белдерү өчен бу бердән-бер юл булачак диде.

Тимошенко кичә кулга алынганнан соң Киевта протест чаралары дәвам итә. Халыкара оешмалар һәм хокук яклаучылар Украина хакимиятеннән Тимошенконы кичекмичә азат итәргә чакыра. Әнә шул юл белән хакимият хокукыйлык принципларына тугрылыгын күрсәтер иде ди алар.

Дүшәмбе Киевтагы Печерски мәхкәмәсе Тимошенко эшен карауны дәвам итәчәк. Ул Русиядән газ китерү килешүләрен имзалаганда вазыйфаларын арттыруда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG