Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һирошима фаҗигасе көнендә «Фукусима» турында сүз булды


Һирошимада матәм чарасы
Һирошимада матәм чарасы
Япониянең Һирошима шәһәрендә атом бомбасы шартлауга 66 ел тулу уңаеннан матәм чаралары узды. Икенче дөнья сугышы ахырында шәһәргә атом бомбасын американ очкычы ташлады. Шартлауда һәм нурланыштан 140 мең кеше үлде.

Һирошима мэры Казуми Мацуи чарада чыгыш ясап, әле күптән түгел генә булган «Фукусима-Дайичи» атом электр станциясе һәлакәтен дә искә алды. Көчле җир тетрәүдән анда нурланыш тарала башлаган иде. Мацуи киләчәктә атом энергетикасыннан баш тартырга мөмкин булсын өчен хакимиятне «энергетика стратегиясен яңадан карарга» чакырды.

Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан шулай ук Һирошимада булып, яңартылган чыганакларга нигезләнүче энергетиканы үстерергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG