Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасы Сүрия җитәкчелеген хөкем итә


Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасы әләме

Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасы әләме

Фарсы култыгындагы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге шурасы әгъзалары – алты ил бүген Сүрия хакимиятен «көч куллану һәм кан коюны кичекмичә туктатырга» чакырды.

Активистлар белдерүенчә кичә Сүриянең төрле шәһәрләрендә кимендә 22 демонстрант һәлак булган. Хакимияткә каршы халык күтәрелешләре көч кулланып бастырылу дәвам иткән Һама шәһәре белән бернинди бәйләнеш тә юк.

Җомга Күвәйт, Каһирә һәм Туниста Сүрия халкына теләктәшлек чаралары узды. АКШ, Франция һәм Германия лидерлары Сүрия президенты Бәшәр Әсад гамәлләрен хөкем итте. Элгәре Сүрия хакимиятен БМО Иминлек Шурасы гаепләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG