Accessibility links

Татар Каргалы авылында дини алан тәмам


Малайлар ислам дине нигезләрен үзләштерде
Малайлар ислам дине нигезләрен үзләштерде

Рамазан ае башланыр алдыннан Сакмар районы Татар Каргалы авылының "Куш Манара" мәчете каршында мөселман балалары өчен ике атналык дини алан үзенең эшен тәмамлады. Анда Оренбур төбәгенең төрле якларыннан җыелган 5 яшьтән алып 14 яшькәчә булган малайлар ислам дине нигезләрен үзләштерде, ял итте.


Урал төбәгендә ислам элек-электән ныклы үсешкән була, соңгы елларда ислам дине яңа сулыш ала. Мәчет-мәдрәсәләрдә дин гыйлемен тирәнтен үзләштерергә теләгән яшьләр саны арта бара.

Дөрес итеп Коръән, намаз укырга – боларның барысына да Каргалы авылының Кушманара мәчете каршында оештырылган мөселман аланында өйрәтәләр.

Малайлар Коръән укый
Әлеге җәйге алан 1995 елдан эшләп килә. Бу елны аланга төбәкнең төрле район-шәһәрләреннән 32 бала җыелган. Малайларны ислам нигезләренә тугыз тәрбияче өйрәтте.

Кечкенәләр өчен иртәнге намазга басу шарт түгел, әлеге адым теләк белән эшләнә. Шук малайлар сүрәләрне теләп өйрәнә.Мәсәлән, Каргалы малае Хәмзә, ул биш яшьтә булуына карамастан, әлеге аланда өченче тапкыр икән.

Балаларны ялыктырмый торган уеннарның берсе “Могҗизалар кыры”. Дөрес җавап алучыга бүләк тә бирелә. Шулай да Әскать белән Иделнең яраткан дәресләре дә бар: ул гарәп графикасы, Коръән уку дәресләре.

Әлеге елны укуларының географиясе киңәйде.
Шәмнең нуры майдан, шәкерт гыйлеме мөгаллимнән, диелә халык мәкалендә. Татар Каргалы авылының “ Куш манара” мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин җәйге алан турында шулай ди:

Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
“Аллага шөкер, 16 ел дәвамында безнең дини оешма балаларны бергә җыеп, рухи тәрбия бирергә тырыша. Гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнгән беренче төркем малайлар һәм кызлар инде әби-бабайлары белән бергә тезелешеп намазга басалар.

Авылларда динебезне көчәйтү максатында, һәркемне иманлы итүгә юнәлтелгән тирән мәгънәле чыгышлар, вәгазьләр сөйләргә тырышабыз.

Ә инде укулар тәмамлангач, эшкуарлар ярдәмендә балаларга бүләкләр тапшырып, тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз. Киләчәктә дә шундый укулар үткәрергә язсын”.

Ике атна эчендә балалар ислам кануннары белән танышты, спорт уеннары белән шөгыльләнде.

Алан вакытында балалар олылар белән бергә намазга басты. Бигрәк тә, истә калганы ул җөмга намазы булды. Намаздан соң балаларны сый-хөрмәт, бүләкләр көтте.

Кечкенә малайлар өчен оештырылган әлеге ике атналык дини алан төбәктә бердәнбер. Дин дәресләреннән башка, төрле түгәрәкләр, спорт уеннары, авылның өч мәчетенә, тарихи урыннарына, Оренбурга экскурсияләр оештырыла. Киләсе яңа алан үз эшен кышкы ялларда башлаячак.
Дини аланда
XS
SM
MD
LG