Accessibility links

Иран министры американнарның азат ителәчәгенә ышаныч белдерә


Иран тышкы эшләр министры Гали Әкбәр Салихи АКШ-ның ике ватандашынна мәхкәмә эше тәмамлангач, аларның иреккә чыгачагына ышаныч белдерде. Ул мәхкәмә карары нинди булачагына, аларны аклар, йә булмаса шартлы җәза бирәчәге турында үз фикерен белдермәде.

2009 елда Иранның төньягында кулга алынган Шейн Бауэр һәм Джош Фэттэл күзләүдә гаепләнә. Мәхкәмәдә тыңлаулар бу атнада төгәлләнде. Карар якындагы көннәрдә чыгар дип көтелә.

АКШ Дәүләт Департаменты һәм кулга алынганнарның туганнары үзләрен гаепсез дип белдергән һәм Иранга очраклы рәвештә генә эләгүләрен әйткән американнарны Тәһраннан берничә кат азат итүен сорады. Алар белән бергә кулга алынган Сара Шурд узган ел акча бәрабәренә азат ителгән иде, әмма ул Иранга мәхкәмәгә кире килмәде.
XS
SM
MD
LG