Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Сүрия ел ахырына кадәр парламент сайлавы үткәрергә вәгъдә итә


Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид Мөгәллим

Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид Мөгәллим

Сүриядә ел ахырына кадәр яңа парламентка ирекле сайлау узачак. Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид Мөгәллим бүген Шәм-Шәрифтә чит дәүләтләрнең илчеләре белән очрашкач әнә шундый белдерү белән чыкты.

Пәнҗешәмбе көнне президент Бәшәр Әсад оппозициядәге сәяси фиркаләр эшчәнлеген рөхсәт иткән фәрман имзалаган иде.

Шул ук вакытта Һама шәһәрендә хөкүмәткә каршы демонстрацияләрне көч кулланып бастыру дәвам итә. Шимбәгә каршы төндә хөкүмәт гаскәрләре шәһәрдә танклардан аткан.

France Presse, Сүрия хокук яклаучылары сүзләренә таянып, илнең төньяк-көнчыгышындагы Дәер-әз-Зор шәһәренә дә танклар кертелгән дип хәбәр итә.

Кичә илнең төрле шәһәрләрендә халык күтәрелешләрен бастырганда кимендә 24 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG